Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Халыкара гаилә көнендә Чүпрәледә яңа туган баланың әти-әнисен котладылар

Яшь әти-әнигә район башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды. Сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек теләделәр.

2023 елның 15 маенда, илдә Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Әлеге  мөһим дата кысаларында Чүпрәле районы үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә Лаврентьевлар гаиләсендә яңа туган кыз баланы хөрмәтләү тантанасы узды. Кристина һәм Станислав Лаврентьевларны Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, ЗАГС бүлеге начальнигы Альбина Шәрәфетдинова, баш табиб урынбасары Иосиф Кукушкин, табиб-акушер Светлана Тяхина, бала тудыру бүлеге медицина персоналы, шулай ук туганнары һәм дуслары котлады.

Яшь әти-әнигә район башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды. Сәламәтлек, гаилә бәхете  һәм иминлек теләделәр.

Лаврентьевлар гаиләсендә туган әлеге сабый–беренче бала. Кристина һәм Станислав Зур Аксу  авылында әти-әниләре белән бергә яшиләр. 

Станислав мәктәптән соң Чүпрәле районында тармак технологияләре техникумын тәмамлый, хәзерге вакытта вахта ысулы белән эшли.

Кристина исә Яңа Ильмово авылында туып үскән. Ульяновск көллиятендә башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеге ала.

Яшьләр социаль челтәрләрдә танышалар. Дуслык мөнәсәбәтләре тора-бара мәхәббәткә әверелә һәм алар өйләнешергә карар кылалар. 2021 елның августында туй үткәрәләр. Яшьләр туган җирләрендә яшәргә уйлыйлар. Кристина Зур Аксу урта мәктәбенә эшкә урнаша. Станислав исә вахтада эшләвен дәвам итә.

Реклама

Шушы көннәрдә Лаврентьевлар гаиләсен тулыландырып, нәни кызчыклары дөньяга аваз сала. Сабыйның авырлыгы – 3050 грамм, буе– 52 см. Балага Милана дип исем кушалар, ул  «нурлы» дигәнне аңлата.

Баланың тууына әти-әнисе белән берлектә  туганнары һәм якыннары бик шат. Станиславның әбисе Лида 10 оныгы барлыгын әйтә, ә Милана аның беренче оныкчыгы.

–Бу искиткеч бәйрәмдә без Россиянең яңа гражданинын, Чүпрәленең яңа кешесен хөрмәтлибез. Баланың гаиләдә туыы олы шатлык. Сабыйның киләчәге бәхетле булуын телибез,-диде Айрат Җәлалов.

Белешмә

Халыкара гаилә көне 1993 елда оештырылган. Бүгенге көндә Чүпрәле районында ЗАГС бүлеге начальнигы сүзләренчә, 30 бала теркәлгән, шуларның 18е- кыз, 12се–малай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев