Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Вакытында түләмәсәң. икеләтә түләрсең!

2011 елның августында административ штрафларны үзвакытында түләмәгән өчен яңа санкцияләр куллануны күздә тоткан РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсенә кертелгән төзәтмәләр гамәлгә керде.

Бүгенге көндә андый штрафларны законда билгеләнгән срокта түләмәгән өчен штраф суммасын ике мәртәбә арттырып түләү карала (әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә), яисә 15 тәүлеккә кадәр административ арест билгеләнә. Димәк, 100 сум штрафыңны үзвакытында түләмәсәң дә 1000 сум чыгарып бирергә туры киләчәк. Шуның өстенә штрафыңның суммасы да кушыла. Моннан тыш, әлеге үзгәрешләр нигезендә РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе буенча төзелгән беркетмә суд приставы- башкаручысына да бирелә. Автотранспорт йөртүчеләр игътибарына шуны да җиткерәсем килә, административ штрафны түләү срогы итеп 40 көн билгеләнә. 30 көн ирекле түләү срогы булып санала һәм 10 көн жалоба бирү срогына керә. Үткән ел Татарстан Республикасында административ җаваплылык турында 8000 артык эш суд органнарында каралды. Ә Чүпрәле районы буенча ул күрсәткеч 80не тәшкил итте, шуларның бишесенә арест билгеләнде. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе белән суд приставлары арасында тыгыз хезмәттәшлек урнашкан. Кагыйдә бозучылар буенча булдырылган бердәм мәгълүмат база штрафны вакытында түләмәүчеләрне үзвакытында җаваплылыкка тартырга мөмкинлек бирә. Штраф түләүдән читләшүчеләрне ачыклау буенча да бердәм рейдлар үткәрелә.

Реклама

Гражданнарга уңайлылык өчен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең рәсми интернет-порталында (gibdd.tatarstan.ru или rpolice.ru) түләнмәгән штрафлар турында мәгълүматлар алу сервисы бар, ә uslugi.tatarstan.ru сайтында банкларның кредит карталары ярдәмендә штрафларны һәм дәүләт пошлиналарын түләргә мөмкинлек булуы турында әйтелә. Дәүләт автоинспекциясенең Казан шәһәрендәге һәм районнарындагы барлык подразделениеләрендә дә штрафларны түләү өчен терминаллар урнаштырылган. Үзегез белән күңелсезлекләр килеп чыкмасын дисәгез, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны үзвакытында түләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар