Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Түләүләрне компьютер аша

Билгеле булганча, интернет челтәрендә түләүләр Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында - uslugi.tatarstan.ru сайтында башкарыла.

–Тормышыбыз көннән-көн цифрлаша баша, шуңа да электрон түләүләр–ул замана таләбе. Бүгенге көндә, дәүләт порталында 240 лап электрон хезмәт һәм сервис күрсәтелә.  Иң популяры – "Автотүләүләр" сервисы. Аның аша төрле түләүләр (торак-коммуналь хезмәтләре, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар, балалар бакчаларына түләүләр) түләп, кәрәзле телефон элемтәсе өчен дә тулыландырып була. Шулай ук портал аша халык табибка, башка төр учреждениеләргә кабул итүләргә, мәктәпкә, балалар бакчаларына чиратка язу өчен гаризалар калдыра, соңыннан аларның статусын да күзәтеп бара ала. Кыскасы, түләүләрне электрон рәвештә башкару җиңел дә, уңайлы да, вакытны да янга калдыра. Компьютерлары булмаучылар өчен порталның мобиль кушымтасы эшли,  шулай ук, түләүләрне инфоматларда “Электрон Татарстан” кушымтасы аша да эшләргә мөмкин. Дәүләт порталының рус һәм татар телендә эшләнүе дә халыкка уңайлыклар тудыра. Биредә түләүләр өчен процентлар да алынмый, райондашларны  электрон түләүләрдән файдаланырга киңәш итәм,-ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Ильмир Измайлов.

Әлбәттә, яшьләр өчен электрон түләүләр башкару берни тормый. Ә менә өлкәнрәк буын барлык яңалыкка шикләнебрәк карый.

Бу уңайдан пенсионерлар берлегенең райондагы җирле бүлек  оешмасы җитәкчесе Дилүзә Азизова өлкәннәрне үзләрендә көтеп калуын белдерә. «Өлкән яшьтәге кешеләр арасында компьютер грамоталылыгын арттыру» проекты кысаларында һәрдаим белгечләр ярдәме белән укулар уздырабыз,-ди. – Шушы көннәрдә генә  Фирдәүсә Яфизова өлкәннәр өчен шәхси кабинеттан файдалану, приборларның исәп-хисап күрсәткечләрен тапшыру, квитанцияләрне онлайн түләү, башкарган операцияләрне контрольдә тоту, интернет аша төрле консультацияләр алу буенча мастер-класс үткәрде. Алга таба да мондый чаралар булачак.

Нурлыҗиһан Айметдинова: "Түләүләрнең электрон ысулы бик җайлы. Берничә ел рәттән бу мөмкинлектән файдаланам. Карточкаңда акчаң булса, кайчан телисең шул вакытта бу эшне башкарырга була. Иң мөһиме, чиратта озаклап торасы юк, вакытың янга кала".

Шуны да искәртәсе килә, электрон рәвештә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә күрсәткечләрне айның 25 числосыннан да соңга калмыйча башкарырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев