Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Тел–кешенең юлдашы

Элек-электән халыкның матурлыкны сөюе, үзенең рухи байлыгына зур хәзинә дип каравы, аны кадерләп саклавы, үстерә һәм төрле формаларда буыннан-буынга тапшыра баруы һәм гүзәллек традицияләре тудыруы һәркайсыбызда милли горурлык хисләре уята.

Республикада 21 февральдән 16 апрельгә кадәр "Мин татарча сөйләшәм!" дигән акция бара. Әлеге уңайдан 9 сыйныф укучылары белән шушы акциягә кушылып, "Һәр һөнәр дә кирәкле", 4 сыйныф укучылары белән "Мин яратам сине, Татарстан" дигән ачык дәресләр үткәрдек. Без телебезнең матурлыгы, үзенчәлеге, байлыгы турында сөйләштек. Татарстанның башкаласы - Казан шәһәренең истәлекле урыннары белән таныш булдык. "И, туган тел…" дип исемләнгән әдәби кичә дә укучылар күңеленә хуш килде.

"Мин татарча сөйләшәм" акциясен дәвам итеп, без Кече Чынлы урта мәктәбенә юл тоттык. Анда 5 сыйныф укучылары, татар телен өйрәнү һәм патриотик хисләр тәрбияләү максатлары белән, "Туган телем-иркә гөлем" дип исемләнгән чыгыш ясадылар.

Реклама

Мондый күмәк эш балаларда бердәмлек, әдәплелек, башкалар хезмәтенә ихтирамлылык хисләре тәрбияләр, дип ышанып каласы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: милләт