Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Татар Бизнәсендә - "Авыл бәйрәме"

-Авылыбыз халкына җәй көне кырыкмаса-кырык эшләрдән беразга туктап, ял, бәйрәм итеп алырга мөмкинлек тудырган кешеләргә зур рәхмәт,-диде авыл мулласы Фәһим ага сәхнәгә күтәрелеп. Бу юлысы Татар Бизнәсе авылы халкы зурдан кубып "Авыл бәйрәме"н билгеләп үтте.

Кичтән яшьләр, өлкәннәр өчен тарихи фильмнар күрсәтүдән башланып киткән бәйрәм икенче көнне кечкенә сабантуй рәвешендә дәвам итте. Мәчет территориясендә корбан ашларыннан сыйлануга барып тоташты, кичен дискотека белән тәмамланды.

Мондый бәйрәмнәр тарихны барлау, авыл халкының тормыш-көнкүрешенә тагын бер кат игътибар юнәлтү, очрашып хәл-әхвәл белешү, бер-береңә ярдәм итү мөмкинлеген бирүе белән әһәмиятле. Татар Бизнәсендә дүртенче ел рәттән уздырылучы бу бәйрәмнең нигезен салучы буларак, якташыбыз, Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Бакиров танылды. Ул быел да туган авылына кайткан иде. Район Башлыгы Александр Шадриков белән берлектә алар чарага җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләделәр, халкыбызның традицияләрен, милли йолаларыбызны саклап калу өчен башкарылган эшләрнең югалмаячагы, киләчәк буыннар тарафыннан да барланачагы турында сөйләделәр.

"Чүпрәле-Азык" агрофирмасының генераль директоры Рәфәгать Алиуллов авыл хуҗалыгы эшләрендә актив катнашкан, уңган-булган, алдынгы бизнәлеләргә бүләкләр әзерләгән иде. Алар бүләкләрне һәм Мактау Грамоталарын хуҗаларына район Башлыгы белән берлектә тапшырдылар (рәсемдә).

Халык бергә җыелганда, билгеле инде, аның төрле уеннары да, җыр-биюләре дә, мәзәк хәлләре дә була. Авыл халкын бәйрәм иттерергә Татарстанның күренекле артистлары да, район үзешчәннәре дә килгән иде. Бу көнне авылда берничә сарык корбанга чалынды. Олыраклар, дин тотучыларны мәчет картлары әлеге сый-нигъмәттән авыз итәргә чакырды.

Бер сүз белән әйткәндә, "Авыл бәйрәме" рухи күтәренкелек, дустанә мөнәсәбәттә үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл бәйрәме