Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Табигатькә чыга калсаң...

Табигать учакларында барлыкка килгән авырулар арасында талпан бете тешләү нәтиҗәсендә килеп чыккан талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы, шулай ук, бөер синдромлы геморрагик бизгәк иң актуаль булып саналалар. Әлеге авырулар яз-көз айларында аеруча куркыныч тудыра.

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк кебек куркыныч авыруның вирусы тычкансыман кимерүчеләр организмында яши һәм саклана. Кеше әлеге авыруны кимерүчеләрнең бүлендекләре белән очрашканда, вирус эләккән азык-төлекне ашаганда, тузанны сулаганда йоктыра. Авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда, ауда булганда, су буенда балык тотканда, туристик сәяхәтләр вакытында еш кына әлеге авыруны йоктырырга мөмкин. Ә шәһәрләрдә яшәүчеләр исә әлеге вирус белән дачаларда эшләгәндә, гаражларны җыештырганда очрашырга мөмкиннәр.

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруын профилактикалауның барлык чаралары да кешенең тычкансыманнар, аларның бүлендекләре белән элемтәгә керүне кисәтүне һәм азык-төлекне, суны аларның бүлендекләре белән пычранудан саклауны үз эченә ала. Беренчедән, бакча өйләрен, дачаларны җыештырганда авыз-борынны 4 катлы марля-повязка белән капларга, кулларга резина перчаткалар кияргә һәм 3 процентлы хлораминга чылатылган юеш чүпрәк белән тузаннарны сөртергә кирәк. Икенчедән, азык-төлек продуктларын тыгыз итеп каплана торган җирдә сакларга. Эчә торган суны исә кимерүчеләр җитешә алмаган җирләргә куярга кирәк. Кимерүчеләрне юк итү максатында язын һәм көзен бакчаларда, өйләрдә дератизация үткәрү мөһим. Ә табигатьтә ял итәргә яратучыларга исә үлән өстенә утыру урыннарын ачык, кояш төшеп торган җирләрдә сайларга киңәш итәр идем. Сумка һәм рюкзакларны җир өстеннән 1,5 метр биеклектә элеп куярга кирәк. Ял итәргә туктаган урыннарны перчатка кигән килеш чистартырга, һавага тузан күтәрелмәсен өчен башлап җыештырасы урынга аз гына су сибү комачауламас.

Реклама

Исегездә тотыгыз, авыруны дәвалауга караганда, аны кисәтүе җиңелрәк. Ә моның өчен бары тик гади генә булган кагыйдәләрне үтәү дә җитә. Авыруны йоктыруның беренче билгеләрен сизәсез икән, кичекмәстән хастаханәгә килеп, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: талпан

2
X