Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Сусыз яшәү мөмкинме?

Кулланылган сыйфатлы, суүткәргечләр аша килгән су өчен исәп-хисап ясарга ашыкмаучы райондашларыбыз да бар.

Хәзерге вакытта шундый бурычлар 150 мең сумга якын җыелды. Кайбер гаиләләрнең ничәшәр ел түләнмичә килгән бурычлары шактый ук суммага җитте. Әйтик, район үзәгендә яшәүче Валентина Ермолаеваның бурычы гына да 65 мең сумга якын. Ю.Емелькина, И.Низаметдинова, М.Ят-манова, И.Идиятуллин (барысы да Иске Чүпрәле авылыннан) һәм Д.Сөләйманова (Иске Шәйморзадан) әллә ничә тапкыр кисәтүгә дә карамастан, бурычларын түләмиләр. Ниһаять, аларның мондый эшләрен район суды карап, тиешле карар чыгарды. Ә менә район үзәгенең Культурная һәм Техническая урамнарында гомер итүче Инис Хәйруллин, Анатолий Синдюков һәм Роза Павлованың эшләре пристав бүлекчәсенә тапшырылды.

Җәй башланырга да санаулы гына көннәр кала. Димәк, коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешма эшчәннәре кабат су белән тәэмин итү системасын төзекләнерүгә керешәчәкләр. Әлбәттә, аның өчен күп чыгымнар таләп ителә. Акча түләмичә генә су рәхәтен күрүче халык бу хакта да уйлансын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: су