Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Студентлар белән очрашу

Район мәктәпләрендә елның-елында традицион студентлар белән очрашу кичәләре үткәрелә. Әмма әлеге кичәләр программасына яшьләр белән эшләү бүлеге тарафыннан агымдагы елда үзгәрешләр кертелде. Шулай итеп, быел барлык студентлар, чыгарылыш сыйныф укучылары район мәдәният йортына җыелды.

Студентлар белән очрашуга район Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Шадриков, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, мәктәп директорлары, укытучылар килгән иде.

Очрашу барышында район мәктәпләрен үткән ел тәмамлаган укучыларның чыгышлары тыңланды. Видеороликлар ярдәмендә алар бүгенге көндә үзләре белем алган югары уку йортлары хакында сөйләделәр, студент тормышының никадәрле мавыктыргыч һәм кызыклы булуын бәян иттеләр.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Шадриков сәхнәгә күтәрелеп, яшьләр өчен бүген күп төрле мөмкинлекләр тәкъдим ителүе, иң мөһиме - киләчәктә шәхес булып формалашулары хакында әйтеп үтте.

-Сез- яшьләр илебез, республикабыз, районыбыз киләчәге. Шуңа да иң беренче чиратта, белгечлек алганнан соң, бирегә кайтырга чакырам. Чөнки биредә сез һәрвакыт көтеп алыначаксыз һәм ярдәмебезгә таяна алачаксыз. Без сезнең өчен һәрвакыт лаеклы горурланырлык булсын, уңышлар сезгә, -диде Александр Шадриков.

Кичәдә шулай ук, районга кайтып урнашкан яшь белгечләр дә сүз алды. Яшь укытучы Регина Сабирҗанова, "Акчарлак" йөзү бассейны җитәкчесе Руслан Вильданов, терапевт Салават Әхмәтшин-һәркайсы: "шәһәрләрдә олтан булып йөргәнче, туган җирдә солтан булуың күпкә отышлырак" дигән фикерне алга сөрделәр.

Район яшьләрен бергә туплау максатыннан киләчәктә Казан, Ульяновск, Чебоксар шәһәрләрендә Чүпрәле районы студентлары берлеге оештыру фикере белән яшьләр белән эшләү бүлегенән Зөлфәт Сәгъдиев чыкты. Ул берлекнең максатларына, киләчәктәге эшчәнлегенә тукталды.

Очрашу бигрәк җитди формада үткән диеп уйласагыз, ялгышасыз. Кичә дәвамында студентлар кызыклы мизгелләр, заманча биюләр, җырлар тәкъдим иттеләр. Концерт номерлары яшьләрнең үзләренчә, энергияле һәм оригинальлекләре белән аерылып тордылар. Чара ахырында исә яшьләр өчен дискотека оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Студентлар белән очрашу