Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

1 октябрьдән соцпакеттан баш тарту яки аңа кире кайту турындагы гаризаларны кабул итү туктатыла

Исегезгә төшерәбез, 1 нче октябрьдән соцпакеттан баш тарту яки аңа кире кайту турындагы гаризаларны кабул итү туктатыла.

Бу хакта без аңлату эшләрен даими алып барабыз, район матбугаты битләрендә дә еш чыгышлар ясыйбыз. Әлбәттә, аның файдасы да юк түгел. Кайбер авырулар түләүсез дарулар белән тәэмин ителешкә булган ташламаларны кире кайтаруны сорап Пенсия фонды бүлекчәсенә гаризалар да яздылар. 2013 елның 1 апреленнән соцпакет 839,65 сумны тәшкил итә. Монда шуны аңларга кирәк, бер айга әлеге бәядән арткан даруларны алып булмый, дигән сүз түгел әле. Без ташламаларга хокуклы гражданнарны кирәкле дарулар белән һәрчак тәэмин итәргә тырышабыз. Ни кызганыч, халык арасында соцпакеттан баш тартып, ташламалардан акчалата файдалануны сайлаучылар да бар һәм андыйлар бик ялгышалар. Чөнки хәзерге заманда әлеге суммага әллә ни алып булмый. Онкологик, шикәр чире, астма кебек авырулар өчен дарулар кыйммәт тора. Ә аларның хәле теләсә кайчан, кинәттән дә авыраеп китәргә мөмкин. Соцпакетка килгәндә, дәүләт бу даруларны аларга бушлай бирә.

Күптән түгел бер апа мөрәҗәгать итеп, дарулар сатып алырга акчасы җитмәвен белдерде һәм ташламалы шартларда препаратлар бирүне сорады. Авыру тарихын карагач, аның соцпакеттан баш тартып гариза биргәнлеге ачыкланды. Тагын шуны искәртәсем килә, бушлай ташламалы препаратлар алучы авыру, мөстәкыйль рәвештә дару алучыга караганда табибка да ешрак күренә. Бу бик мөһим. Чөнки мондый авыру үзенең сәламәтлеге турында һәрдаим мәгълүматлы булып тора. Хастаханәдәге белгечләргә кытлык һәм поликлиникадагы чиратларны исәпкә алганда да, дару ташламасына ия булучы авыруны табиб барыбер дә кабул итәчәк.

Тагын бер мөһим мәсьәлә-даруларның сыйфаты. Ташламалы даруларны алу федераль дәрәҗәдә куелган. Анда ялган дарулар эләгү мөмкинлеге бөтенләй диярлек юк. Кызганычка каршы, моны күпләр белеп тә бетерми. Препаратларның бәяләре белән дә шундый ук хәл. "Таттехмедфарм" берләшмәсе республиканың ташламага ия булучы авырулары өчен дару җитештерүчеләр арасында тендер үткәрә. Әлбәттә инде, монда аның бәясенә дә нык игътибар бирелә. 2014 елның беренче яртыеллыгы өчен без 4 миллион сумлык ташламалы даруга заказ бирдек. Исемлеккә иң кирәкле препаратлар кертелде. Кайчакта шундый хәлләр дә була: ел башланып күп тә үтми кешедә каты авыру табалар. "Миңа ни эшләргә, соцпакеттан баш тарткан идем?" дип безгә мөрәҗәгать итәләр. Шуның өчен бөтен хәлләргә дә алдан әзер булырга кирәк. Без даруларга заявканы 6 ай алдан бирәбез. Шуңа да 1 октябрь үткәннән соң, "без белмәдек", "безгә аңлатмадылар", диючеләр булмасын иде. Медицина хезмәткәрләре пенсия фонды белән берлектә аңлату эшләре алып баралар, һәр авыру инвалид белән шәхси сөйләшүләр үткәрәләр. Ташламага ия булучыларга кирәкле барлык дарулар да кайта, юк кына акчага алданып оттыручылар булмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек соцпакет