Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Сиринә Сөләйманова Чүпрәле районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде

Бүләк озак еллар намуслы хезмәте, районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне, һөнәри эшчәнлегендәге казанышы өчен һәм юбилейлы туган көне уңаеннан тапшырылды.

Бүген, 2023 елның 6 февралендә, Чүпрәле районы Башкарма комитетында җитәкчеләр белән чираттагы эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә бүләкләү чарасы булды.

Озак еллар намуслы хезмәте, районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне, һөнәри эшчәнлегендәге казанышы өчен һәм юбилейлы туган көне уңаеннан Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән  Финанс – бюджет палатасының бюджет бүлеге җитәкчесе - рәис урынбасары Сиринә Мансур кызы Сөләйманова бүләкләнде.

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров бүләкне һәм чәчәкләр тапшырганда Сиринә Мансур кызының әлеге тармакта 30 елдан артык эшләвен билгеләп үтте, сәламәтлек һәм киләчәктә хезмәтендә уңышлар теләде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев