Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Сырага да декларация тутырылачак

Агымдагы елның 1 июленнән сыра законлы рәвештә алкогольле эчемлекләр рәтендә йөри башлаячак.

Гәрчә табиблар, бел-гечләр әлегә кадәр үк сыраның организм-га исеркеч эчемлекләр белән бердәй зыян китерүен расларга тырышсалар да, моңа әл-ләни игътибар бирүче булмады. Инде менә, ниһаять, дәүләт тарафыннан сыраны аракы, шампан шәрабе, башка төрле сыра про-дукциясеннән әзерләнгән эчемлекләр белән бер рәттән алкогольле продукция дигән атама астына алдылар.

Алкогольле продукция рәтенә керү белән сырага бәйле үзгәрешләр күп тапкырлар артты. Беренчедән сыраны җәмәгать урыннарында, спорт белән шөгыльләнү мәйданчыкларында, өй алларында, транспортта куллануга каршы канун кырысланды, шуңа бәйле рәвештә штрафлар артты. Шул ук вакытта, сыраны балигъ булмаганнарга сатмау бурычы куелды.

Моннан тыш, агымдагы елның 1 июленнән алкоголь күләме 5 проценттан арткан сыраны исерткеч эчемлекләр белән беррәттән билгеләнгән вакытларда, яисә кичке сәгать 22.00дан иртәнге 10.00 сәгатькә кадәр сату тыелачак.

Билгеле булганча, сырада алкоголь күләме 3-15%ка кадәр була ала. Киләсе елның 1 январеннан исә, барлык төр сыра да әйтелгән вакытлар аралыгында сатылу хокукыннан "мәхрүм" булачак. Ә сыраны сату бары тик стационар сату итү объектларында гына башкарылачак.

Әмма сырага кагылышлы мәсьәләләр әле моның белән генә чикләнми. Район башкарма комитетының актлар залында үткән эшмәкәрләр белән киңәшмәдә болар хакында тулырак сөйләнелде. Киңәшмәне җитәкләгән район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Илмир Измайлов һәм ТР дагы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекцион бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлинә Юсупова 2012 елның 1 июленнән сыраны реализацияләү турындагы РФ законына кертелгән үзгәрешләр хакында бәян иттеләр.

-Алкогольле продукция рәтенә кергән сырага да аерым декларация тутырылачак. Шул ук вакытта барлык төр тапшырылырга тиешле документларның тәртиптә булуы сорала. Моннан тыш һәр эшмәкәрнең электрон цифрлы имзага ия булуы сорала,-дип белдерде Ильмир Измайлов.

Гөлинә Юсупова үзенең чыгышында сыра сатуга лицензиясе булган эшмәкәрләрнең эш тәртибендә күзәтелгән кимчелекләре хакында, башлыча сатып алучы почмагында теркәлергә тиешле документларның тулы исемлеге турында, исерткеч эчемлекләрнең сатудан тыелган вакыт аралыгында да, яшерелмичә, кибет киштәләрендә "үзләрен тәкъдим итү"ләре хакында әйтеп үтте.

Эшмәкәрләр белән очрашуда "Татарстанныкын сайла!" акциясе кысаларында республикада иң эреләрдән саналган "Эфест" компаниясе вәкилләренең чыгышы тыңланды. 136 төрле сыра җитештергән әлеге компания бүгенге көндә районнарда үзенең продукциясен булдыру белән шөгыльләнә. Компаниянең супервайзеры Дәүләт Бахтияров Чүпрәле эшмәкәрләре белән дә үзара аңлашып эшләүне алга сөреп, тәкъдимнәрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сырага кагылышлы законда үзгәрешләр