Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Сыер йөри бакчада...

Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче административ комиссиянең шушы көннәрдә чираттагы утырышы булып үтте. Анда сүз урамнарда, кырларда күзәтүсез йөрүче йорт хайваннары турында барды.

Бүген авылларда буш калган җирләр, каралты-куралары инде авышырга торган йортлар, бакчалар шактый. Шуңа да күрәсең, авылда яшәп ятучылар инде терлекләрен дә көтүгә түгел, ә шушы җирләргә чыгарып кына җибәрүне кулайрак саный. Рәхәт ич, үләне дә әйбәт кенә үсеп киткән, куып йөрүче дә юк. Тик менә хайван дигәнең, үз атамасын юкка гына алмаган шул. Аны әлеге урыннар гына канәгатьләндерми, тагын да нидер эзләргә керешеп, әле монда, әле тегендә юл ала бара, хуҗалык басуына да чыгып китәргә күп сорамый. Хәер, "ашаган сыер үз өенә кайта" дип, әлеге очракта да терлек хуҗасы борчылмый, ул үз эше белән мәшгуль. Ә бит әлеге күренешләр районны төзекләндерү кагыйдәләренә буйсынмау буларак кабул ителә. Инде авылларда йөреп, участок полицейскийлары протоколлар төзегәннән соң гына һәркем кылган гамәленең дөрес булмавын аңлый башлый, тик инде соң.

Бу очракта административ комиссия утырышына килүчеләрнең күз яшьләре дә, "бер тиенем дә юк", диюләре дә ярдәм итми. Чөнки үткән елда кабул ителгән закон нигезендә, бүген шәһәр, район территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләренә буйсынмаучыларны, ким дигәне дә, 2000 сум штраф көтә. Закондагы элек булган кисәтүләр дә бүген инде гамәлдә түгел.

Әмма адәм баласы шулай төзелгән ки, ул "тырмага басмыйча" яши алмый. Моңа комиссиягә килүчеләрнең саны да әледән-әле дәлил булып тора. Шуңа да, район халкы игътибарына янә бер тапкыр җиткереп, районны төзекләндерү кагыйдәләренә буйсынмауга-чүп-чар ташлау, өй алдында рөхсәтсез төзелеш материаллары саклау, гомумән урамны тәртипсезлектә тоту белән беррәттән, йорт хайваннарын (каздан башлап) күзәтүчесез йөртү дә керә дип белдерәбез.

Сүз дә юк, белмәү гаеп түгел. Әмма законнарны белмәү беркемне дә гаептән азат итми. Шул ук вакытта белә торып кылган гамәлләр дә кайчан да булса капчыктагы без кебек бер булса да тишеп чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тирәяк мохит