Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Өченче яшьлекнең IT- олимпиадасы

17-18 апрель көннәрендә Казанда компьютер нигезләрен өйрәнүче пенсионерлар арасында беренче республика олимпиадасы үткәрелде. Анда безнең районнан Фәния Җәббарова белән Венера Алимова катнашты.

-Олимпиада ике этапта үтте. Анда 2011 елның декабрендә башланган уку курсларында катнашып, компьютерны өйрәнүче пенсионерлар көч сынашты. Өч ай дәвамында алган белемнәрен һәркем исбатларга тырышты. Олимпиада "Интернет-озын гомер" акциясе кысаларында үтте,- ди Россия пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе башлыгы Дамир Алимов. 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә оештырылган курсларда компьютерны тиешле дәрәҗәдә бирү һәм үзләштерерүләр күз алдында: олимпиадага килгән республиканың 160 компьютерчысы арасында Фәния Җәббарова яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, беренче унлыкка кергән һәм оештыру комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева кулыннан Диплом һәм бүләккә 3500 сумлык сертификат алган.

-Компьютер-заман техникасы инде ул. Киләчәктә аны белмәүчеләргә бик кыен булачак. Чөнки мәгълүмат технологияләре үсеш ала барган саен компьютер техникасына ихтыяҗ арта барачак. Безнең кебек пенсионерларны укыту өчен кайгыручанлык күргән хөкүмәтебезгә, җитәкчеләребезгә ихлас рәхмәт әйтәсем килә,- ди Фәния Җәббарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге