Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Нәтиҗәләр киләчәкне билгели

Чыгарылыш сыйныф укучыларының, ниһаять, бар мәшәкатьләре артта калды дияргә була. Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырылды, чыгарылыш кичәләре үтте...

Соңгы елларда нәкъ менә шул бердәм дәүләт имтиханнарында җыйган балл нәтиҗәләре укучыларның кайсы югары уку йорты студенты булачагын билгели. Һәм БДИның да елдан-ел катгыйлана баруын әйтеп үтәргә кирәк. Шуңа да югары нәтиҗәләргә ирешү һәр укучының үзенә бәйле.

Инде мәгълүм булганча, 9 сыйныфны тәмамлаган мәктәп укучылары да дәүләт аттестацияләве аша үтә башладылар. Агымдагы елда район мәктәпләрен тәмамлаган 349 укучының 339ы әлеге киртәне яңа формада үтте. Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, нәтиҗәләр 2010-2011 уку елыныкы белән чагыштырганда түбәнрәк булуы күзәтелә. Төп предметлардан саналган рус теле һәм математикадан укучыларның уртача билгесен 3,8 һәм 3,75 тәшкил итә. Иң әйбәт уртача билге былтыр химиядән һәм җәмгыяви белемнән-4,67 булган. Кызганыч, быелгы укучыларның уртача җәмгыяви белем сыйфаты бары-2,9 билгелек кенә. Шул рәвешле әлеге предметтан булган белем сыйфаты да 32,6 процентны билгели. Агымдагы уку елының әйбәт күрсәткечләре булып, физика һәм рус әдәбияты фәннәре тора. Әлеге предметлардан укучылар биремнәрне уртача 4,5 билгелек эшли алганнар.

Районда 208 чыгарылышлы сыйныф укучысының быел барысы да кулларына урта мәктәпне тәмамлау турындагы документ-аттестат алды. Иң куанычлысы, бердәм дәүләт имтихан-нарының нәтиҗәләре дә үткән еллар белән чагыштырганда күпкә югарырак. Рус теленнән район буенча уртача балл 62,4не тәшкил итсә, математикадан 53,2 балл. Укучыларның белемнәре ел саен сизелерлек үсеш ала бара. Агымдагы елда иң зур баллар химия (69,1) һәм география (67,8) фәннәреннән. Шулай ук, тапшырылган уртача баллар нәтиҗәсеннән укучыларның инглиз телен (62,4), информатиканы (65), тарихны (61) яратып укулары күренә.

Реклама

Агымдагы уку елындагы бердәм дәүләт имтиханнарында 80 һәм аннан артыграк балларны җыючы укучылар санының арта баруын да әйтеп үтәргә кирәк. Рус теленнән быел 17 бала 80нән артык балл җыйган (үткән ел-8, 2010 елда-3 укучы). Быел шулай ук, химиядән-6, биологиядән-2, Россия тарихыннан-2, географиядән 1 укучы шундый зур баллар җыюга ирешкәннәр.

Шул ук вакытта минималь чикне үтә алмаучылар да бар, әмма үткән еллар белән чагыштырганда алар бик аз, бары 6 укучы гына. Мисал өчен, үткән ел алар-11әү булса, 2010 елда-27 укучы булган. Район мәктәпләрен тәмамлаучылар арасында 23 укучы медаль алуга иреште. Шуның 9ы алтын медаль.

Татарстан буенча бердәм дәүләт имтиханнарыннан 100 балл җыючылар быел 108 кеше, үткән ел ул 102 булган, 303 кеше кулларына аттестат ала алмаган. Бу имтиханнар тапшыручыларның 1,4 проценты дигән сүз. Россия буенча әлеге процент 3,25не тәшкил итә, бу 25068 кеше дигән сүз. Кызганыч, аларга быел урта мәктәпне тәмамлау турында бары белешмә генә биреләчәк, аттестат алу өчен киләсе елга янә БДИын тапшырырга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бердәм дәүләт имтиханнары