Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Мөһим мәсьәләләр каралды

Ветераннарның район советы президиумы һәм "Россия пенсионерлар союзы"ның райондагы бүлекчәсе киңәйтелгән утырыш үткәрде.

Аның эшендә ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитет рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин һәм Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов катнашты.

Утырышка, шулай ук, муниципаль район Советы аппаратының оештыру бүлеге мөдире Радик Баһаветдинов, Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары вазифасын вакытлыча башкаручы Фәрит Галләмов, район халкын социаль тәэмин итү үзәге директоры Илгизәр Вафин һәм элек елларда район башлыгы булып эшләгән хезмәт ветераны Рәхимҗан Хәйруллин чакырылган иде.

Соңгы елларда районда ветераннар хәрәкәте шактый ук активлашты. Әле алар бассейнда йөзәләр, "Иң яхшы бакчачы" конкурсын оештыралар, район һәм республика күләмендәге спорт ярышларында катнашалар, "Балкыш" фестивале сәхнәләрендә уңышлы гына чыгыш ясап, район данын күтәрәләр. Шуның өстенә, районның иҗтимагый тормышыннан да читләшмичә, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә үзләрен кызганмыйлар. Бер сүз белән әйткәндә, өлкәннәребез заман белән бергә атлыйлар.

-Ветераннарга барлык социаль проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәргә тырышабыз. Бу уңайдан район җитәкчеләренә, хезмәт коллективларына зур рәхмәтлебез. Районның социаль яклау идарәсе белән берлектә ялгыз һәм авыру пенсионерларга йөрибез, аларны азык-төлек белән тәэмин итәбез. Пенсионерларны һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын соңгы юлга озатуда ярдәм күрсәтәбез,-ди Фиркать Җәлалов.

Утырышта, каралган иң мөһим мәсьәлә-Бөек Җиңүнең 68 еллыгына әзерлек турында булды. Бу хакта шактый гына төпле фикерләр әйтелде. Сугыш ветераннарының һәм яу кырында һәлак булган каһарманнар гаиләләренең ихтыяҗына һәм проблемаларына зур игътибар бирергә кирәклеге ассызыкланды. Әлбәттә, Бөек Җиңү якынлашкан көннәрдә күп төрле чаралар үткәрү дә планлаштырыла. Ул эшләрне башкару, беренче чиратта, авыл җирлекләре башлыкларына, мәктәп коллективына һәм ветераннар советына йөкләнә.

-Бу чарадан бер ветеран да читтә калмасын, алар безнең күп түгел, авырап хастаханәдә ятучылар янына да барырга кирәк. Авыл клубларында очрашу кичәләре оештыру, мәктәпләрдә очрашулар, "Батырлык" дәресләре үткәрү бик мөһим. Һәр ветеран үзенә күрсәтелгән хөрмәт-ихтирамны ихлас күңелдән тойсын,- диделәр утырышта катнашучылар.

Реклама

Авыл җирлекләрендәге обелискларны һәм аларның тирә-яннарын төзекләндерүгә бүгеннән үк керешергә кирәклеге дә әйтелде.

Сугышта катнашучыларның торакларындагы "Монда сугыш ветераны яши" дип язылган табличкаларны тагын бер кат тикшереп чыгарга, ә инде искергәннәрен һичшиксез яңартырга кирәк. Быел экологияне һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елы игълан ителгәнлектән, һәр ветеран үз җирлегендә кимендә бер төп куак утыртырга тиеш, дигән сүз булды.

Утырышта катнашучылар "Балкыш" иҗат фестиваленә дә йомгак ясадылар. Көн тәртибенә куелган әлеге мәсьәлә буенча ветераннарның район советы рәисе урынбасары Мөнир Насретдиновның чыгышы тыңланды. Аның әйтүенә караганда, якташларыбыз Буада үткән ярышларда уңышлы чыгыш ясаганнар. Жюри Иске Шәйморза авылындагы Габдулла Рәхимкулов исемендәге мәдәният йортынң "Сөмбелә" һәм район мәдәният йорты каршында яңа оешкан "Хелхем" чуваш фольклор ансамбльләре, җырчылардан: Гөлшат Хисамова (Шланга), Ринат Низамов, Әлфия Яхиева, Фирдәүс Хөсәенова (барысы да Иске Чүпрәледән), Җәүдәт Алимов (Кече Чынлы), Мәсхүт Басыйров (Иске Шәйморза), биючеләрдән: Роза Нәсибуллина, Шамилә Федорова, Эльмира Фәизова, Петр Гордеев, Илгизәр Хафизов, Рәшит Баһаветдинов һәм нәфис сүз остасы Николай Романов (Иске Элмәле) чыгышларын югары бәяләгән.

Утырышның иң күңелле мизгелләреннән берсе-1994-1998 елларда районыбызны җитәкләгән Рәхимҗан Хәйруллинга ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт Хатын тапшыру булды. Ул куанычлы миссияне ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин үтәде. Әлеге хатта Рәхимҗан Хәернасовичның район файдасына куелган хезмәтләре, аны социаль яктан үстерүгә керткән гаять зур өлеше турында әйтелә. Шакир Ягудин юбилярны шәхсән үз исеменнән дә котлап, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде. Аннан соң район башлыгы урынбасары вазифасын башкаручы Алексей Сарафанов та чыгыш ясап, элеккеге башлыкка ихлас күңелдән рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ничек яшисең ветеран?