Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Милләтнең лаеклы вәкилләре

Мәктәпнең иң яхшы татар баласын билгеләү; укучыларның татар теле һәм әдәбияты өлкәсендәге, милли тарихыбыз турындагы белемнәрен ачыклау; буш вакытны күңелле итеп үткәрергә юнәлеш бирү; эстетик зәвык тәрбияләү максатыннан 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары арасында "Татар баласы- 2012" бәйгесе булып үтте.

Әлеге чараны мәктәп директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Р.Ф.Ахметова бик җанлы һәм бик матур итеп алып барды. Бәйге үзәгендә мәктәпнең иң булган, иң уңган, иң чибәр укучылары катнашты. Алар үзләренең ирешкән уңышлары турында сөйләделәр, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары хакында мәгълүматлы булуларын, җыр-биюгә осталыкларын, аш-суга уңганлыкларын күрсәттеләр.

Нәтиҗәдә, "Татар баласы- 2012" исеменә 11 б сыйныф укучысы Гүзәл Каримова лаек булды. Алсу Айзятова -иң максатчан, Энҗе Асадуллина -иң оста куллы, Зиннур Рахматуллин-иң әдәпле, Руслан Гайнетдинов-оста җырчы, Гөлназ Хөснетдинова-иң оста биюче, Ләйсән Калимова- иң сылу кыз номенацияләрендә җиңүче яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев