Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Мәктәпкә–150 яшь

Яңа Элмәле урта мәктәбе 150 еллык юбилеен билгеләп үтте. Күз алдыгызга гына китерегез, шушы еллар, бер гасыр аралыгында аның диварлары артында ничәмә-ничә буын белем алган, тормыш киңлекләренә очкан. Ә мәктәп исә бүген дә һәр чор вакыйгаларының шаһиты булып яши, яраткан укучыларын кабул итә.

Яраткан белем йортларының юбилее уңаеннан кайлардан һәм кем генә кайтмаган иде. Аеруча, танылган шәхесләребездән: СССРның халык укытучысы П.П.Головинны, педагогика фәннәре докторы, профессор Н.И.Калаковны, Цильна районы башлыгы В.Н.Лянкинны, "Канаш" чуваш газетасы редакторы Н.Н.Ларионовны, Яңа Элмәле авылы китабы авторы Н.А.Казаковны, дин әһелләре Николай атакайны, "Керешу" милли көрәш буенча Чувашия Республикасы федерация Президенты В.П.Васильевны, шулай ук башка мәртәбәле якташларыбызны, район җитәкчелеге вәкилләрен күрү горурлык иде.

Тантана авыл җирлеге Башлыгы Наил Шихрановның чыгышы белән башланып китте. Ул мәктәп тарихына тукталып, аның 1862 елда чиркәү алдында ачылуын билгеләп үтте.

-Бүген бина капиталь төзекләндерүләр үткәрелеп, үз түбәсе астына балалар бакчасын, акушерлык пунктын берләштерә. Еллар дәвамында биредә белемле укытучылар фән нигезләрен өйрәткән, бу бүген дә шулай. Киләчәктә дә мәктәпнең озын гомерле булуын, балаларның шат авазлары яңгырап торуын телим,-диде ул.

Район башлыгы Александр Шадриков та мәктәпнең кеше тормышында никадәр зур роль уйнавын билгеләп үтте.

Реклама

-Һәркем тормышка беренче адымнарын мәктәп аша үтә. Илебездәге барлык һөнәр ияләре үзенең башлангычын мәктәптә ала, шуңа да без-һәркем биредә белем биргән мөгаллимнәребезгә рәхмәтлебез. 150 ел күп вакыт, әмма мәктәп тагын да гасырлар, еллар кичеп яшәсен,-диде район башлыгы чыгышында.

Мәктәпнең беренче мөдире булып, Ульяновск шәһәреннән Иван Кирпичников торган. Ул үзе 1-2 сыйныф укучыларына белем бирсә, аның хатыны Акулина 3-4 сыйныф укучыларын укыткан. 1934-35 елларда мәктәп җидеелык булып исәпләнсә, 1962 елдан сигезьеллык укыту формасына күчерелә. 1981 елда төзүчеләр балаларга ике катлы бина бүләк итәләр, шушы елдан мәктәп урта булып санала башлый. Ул елларда директор вазифасын сугыш ветераны Илья Мресов башкара.

Төрле елларда мәктәптә балалар саны төрлечә була. Бүгенге көндә биредә 111 укучы белем ала, 16 укытучы. 1 педагог-оештыручы, 1 мастер хезмәт куя. Мөгаллимнәр арасында "Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы", Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының мактаулы исемнәрен йөртүчеләр, Мактау Грамоталары белән бүләкләнүчеләр шактый.

Юбилей уңаеннан кунакларга хезмәт коллективы һәм укучылар тырышлыгы белән әзерләнгән бай эчтәлекле концерт, үткәннәрне барлау чарасы тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X