Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Мәк–2013” операциясенең икенче этабы

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда агымдагы елның 27 маеннан старт алган "Мәк-2013" оператив-кисәтү акциясе 31 октябрьгә кадәр дәвам итә.

Составында наркотик матдәләр булган законсыз игелүче үсемлек мәйданнарын юкка чыгару операциянең төп максаты булып тора. Ике этапны үз эченә алган операция барышында (27 майдан 31 июльгә, 12 августтан 20 октябрьгә кадәр) кыргый дип саналган наркотиклы үсемлекләрне табып юк итү һәм республикага наркотиклар үтеп керү каналларын ябу бурычы куела. Узган ел әлеге операция барышында хокук сагында торучылар тарафыннан 39,3 квадрат метр мәйданда - киндер (конопля), 7,5 квадрат метр мәйданда мәк үсү фактлары ачыкланган. Чабып алу һәм яндыру юлы белән составында наркотик матдәләр булган 9,55 килограмм үсемлек, шул исәптән 8,2 килограмм киндер һәм 1,35 килограмм мәк саламы юк ителде.

Быел да полиция хезмәткәрләре җир кишәрлекләрен һәм бакчаларны тикшереп йөриячәк. Мәк яки киндер үскән җирләр, наркотик, психотроп, көчле тәэсир итә торган агулы матдәләр тарату урыннары турында белүчеләрнең Россия эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегенә 2-27-44 яисә 89274265705, 89270399937номерлы кәрәзле телефоннарга шалтыратып хәбәр итүегезне сорыйбыз,-ди җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәре Әмир Ахмедов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәк2013