Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Күңелле тәнәфес

2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә ике милләт укучылары укый. Алар үзара бик дус һәм тату яши, бер-берсенең гореф-гадәтләрен белә, аларга хөрмәт белән карый.

Чуваш милләтеннән булган укучылар матур итеп татарча исәнләшә, шигырьләр сөйли, хәтта сәхнәләрдә дә җырлый. Тәнәфес вакытларында 5-7 сыйныф укучылары белән төрле уеннар уйныйбыз. Күптән түгел без чуваш милләтеннән булган балалар белән "Күңелле тәнәфес" оештырдык. Аларны татар халкының уеннары белән таныштырдык, аннан соң бергәләшеп уйнадык. Аларга "Түбәтәй", "Кәрия-Зәкәрия", "Ак калач" уеннары ошады. Алар әлеге уеннарда бик теләп катнаштылар һәм бәйрәмнең дәвам итүен үтенделәр. Укучылар бу кичәдән бик теләмичә генә таралаштылар. Димәк, уен нинди генә телдә булмасын, ул баланың йөзенә елмаю өсти, дуслыкны арттыра. Ә баланы шат, бәхетле, сау-сәламәт итеп күрү безнең өчен бик мөһим.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мин татарча сөйләшәм