Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Көрәшчеләр келәм тотты

20 октябрь көнне район үзәгендәге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе призларына милли көрәш буенча шәхси һәм команда беренчелегенә ярышлар узды. Әлеге турнирны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе спорт һәм яшьләр эшләре буенча район комитеты...

Ярышта Кече Чынлы, Шланга, Иске Кәкерле, Шәйморза, Яңа Кәкерле, Бизнә, Каракитә, Алешкин-Саплык авылларыннан 100гә якын спортчы катнашты. Анда 17 яшькә кадәрге спортчылар 40, 50, 60 килограмм, 18 яшь һәм аннан да өлкәнрәк ир-егетләр 70, 80, 100 килограмм һәм аннан да артык үлчәү авырлыгында бил алыштылар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов турнирны ачып, килгән кунакларны, спортчыларны бәйрәм белән тәбрикләде, уңышлар теләде. Яшь спортчыларның ярышларда актив катнашуын тәэмин итәргә ярдәм иткән авыл җирлекләре башлыкларына, иганәлек итүче "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы, "Чүпрәле-Азык" җәмгыяте, "Шәйморза" хуҗалыгы җитәкчеләренә олы рәхмәтләрен җиткерде. Әйтергә кирәк, спортның бер төре булган милли көрәш районда елдан-ел популярлаша бара. Гомумән, соңгы елларда районда спортның төрле төрләре буенча ярышлар еш үткәрелеп тора. Шунысы куанычлы, әлеге ярышларда райондашларыбыз бик актив катнашалар. Район турларында җиңү яулаган спортчыларыбыз республика күләмендә үткәрелгән ярышларда да призлы урыннарга ия булалар. Ярышның аләмен күтәрү бәхете 2012 ел Сабантуй батыры, район җыелма командасы әгъзасы Альберт Мөшәрәповка тиде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, 40 кг. үлчәү авырлыгында Рамил Камалов (Бизнә авылы)-I, Фәнис Тимербулатов (Бизнә)-II, Ранис Фәткуллин (Иске Кәкерле)-III, 50 кг. үлчәү авырлыгында Фаиль Бәхтиев (Бизнә)-I, Илшат Низамов (Шланга)-II, Раиль Камалов (Бизнә)-III, 60 кг. үлчәү авырлыгында Дамир Мөдәррисов (Бизнә)-I, Илнар Алимов (Шланга)-II, Илмир Шәйхаттаров (Иске Кәкерле)-III, 70 кг. үлчәү авырлыгында Илнар Рәкыйпов (Иске Кәкерле)-I, Алмаз Хәернасов (Кече Чынлы)-II, Данир Баһаутдинов (Шланга)-III, 80 кг. үлчәү авырлыгында Динар Мөхәммәтҗанов (Шланга)-I, Айдар Мохтаров (Кече Чынлы)-II, Илмас Айнуллин (Иске Кәкерле)-III, 90 кг. үлчәү авырлыгында Илшат Гобәйдуллин (Кече Чынлы)-I, Фәнис Хәйруллин (Иске Чүпрәле)-II, 100 кг. үлчәү авырлыгында Альберт Мөшәрәпов (Кече Чынлы)-I, Рөстәм Фәткуллин (Иске Кәкерле)-II, 100 кг.нан югары үлчәү авырлыгында Айрат Усманов (Иске Кәкерле)-I, Рафаэль Бәширов (Иске Шәйморза)-II, Рамил Мөшәрәпов (Кече Чынлы) III урыннарны яуладылар. Ярышта актив катнашкан Кече Чынлы авылы җыелма командасы-I, Иске Кәкерле авылы командасы-II, Шланга авылы командасы III урыннарга лаек дип табылдылар. Җиңүчеләргә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. 50 кг. үлчәү авырлыгында Илназ Сабитов (Бизнә) ярышта актив катнашканы өчен махсус приз белән бүләкләнде.

Реклама

Спорт һәм яшьләр эшләре буенча район комитеты җитәкчесе Фәрит Әхмәтов үз чыгышында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе призларына милли көрәшнең менә инде 12нче ел үтүен ассызыклады һәм район данын республика күләмендә яклаячак көрәш батыры Альберт Мөшәрәповны туган көне уңаеннан тәбрикләде, бүләк тапшырды.

Ә инде ярышта беренче урыннарны яулаган спортчылар Казан шәһәрендә үтәчәк ярышларда катнашу хокукына ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш