Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Конкурсларда катнашып һәм җиңеп

Үткән атнада Казан шәһәрендә «ЭКОлидер», «Кеше һәм табигать» республика конкурсларына йомгак ясалды. Конкурс беренче тапкыр ТР Хөкүмәте карары белән 2004 елда үткәрелә башланган иде. Агымдагы елда әлеге чараны йомгаклау тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Әйтергә кирәк, конкурс ниндидер эшләр тупланмасы нәтиҗәләреннән генә барланмый, биредә экологияне саклау буенча эре предприятиеләрнең, муниципаль районнарның эшчәнлеге дә игътибарга алына. Шуңа да конкурста җиңүчеләр арасында иң эреләрдән саналган "Татнефть" кебек предприятиеләрдән һәм республика муниципаль районнарыннан вәкилләрне күрергә мөмкин иде.

Безнең районнан да үсеп килүче яшь буынны экологик тәрбияләүдәге хезмәтләре өчен Алешкин-Саплык урта мәктәбе җиңүчеләр арасына керде һәм мәктәп лауреат дипломына лаек булды.

Мәктәптә инде күптәннән химия-биология укытучысы Светлана Филиппова җитәкчелегендәге "Эрудит" дип исемләнгән фәнни оешма эшләп килә. Биредә укучылар төрле фәнни-тикшеренү эшләре алып баралар. Шулай ук, оешма вәкилләре авыл уртасындагы күлне дә шефлыкка алганнар. Аны һәрдаим чистартып, карап торалар. Бу өлкәдә аларга авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев булышлык күрсәтә. Конкурска алар "Эчә торган суның сыйфатын тикшерү һәм аның кеше сәламәтлегенә йогынтысы" дигән фәнни эш тәкъдим иткәннәр. Әйтергә кирәк, Светлана Филиппованың бу өлкәдәге җиңүе беренчесе генә түгел. Үткән елда ул ТР Экология министрлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнгән иде.

Конкурс кысаларындагы "Иң әйбәт фотоэш" номинациясендә II дәрәҗәле Диплом һәм акчалата бүләккә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Энҗе Нәсыйбуллина лаек булды (җитәкчесе биология укытучысы Лилия Нәсыйбуллина).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табигать һәм без