Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Изге Болгар чакырды

25 май көнне Идел буе Болгарстаны тарафыннан ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көненә багышланган бәйрәм чараларында безнең районнан да бер төркем мөселман кардәшләр катнаштылар.

Аны Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, район мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов оештырды. Райондашларыбыз төрле авыллардан да үз машиналарына утырып изге җиргә килделәр. Биредә алар Елга портын ачуда, Иске Җәмигъ мәчете нигезендә өйлә намазы укуда катнаштылар, тарихи һәйкәлләр белән таныштылар. IX-X йөзләрдә мәшһүр сәүдә үзәге булган, төньяк-көнчыгыш Европа, Шәрыкъ илләре, Кавказ, Кырым һәм башка ил халыклары белән тыгыз аралашып яшәгән Болгар дәүләте икътисадый яктан гына түгел, мәдәнияте белән иң югары үсешкә ирешкән илләрнең берсенә әйләнә. Әнә шул дан-шөһрәтле Болгарыбызга ислам диненә нигез салучы сәхабәләр килүе белән без дә горурланабыз. Изге җиребезгә барып, изгеләргә намазлар укып кайту мөмкинлеге тудырган район башлыгы Александр Шадриковка һәм җитәкчеләргә эчкерсез зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Безнең белән баручылар арасында 80 яшьлек өлкәннәр дә 6 яшьлек сабыйлар да бар иде. Өлкән буын традициясен яшьләребез әнә шулай балачактан ук өйрәнеп үсәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: изге болгар җыены