Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Сания апа Алимова бер гасырлык юбилей бәйрәмен билгеләп үтә

Йөз ел. Күпме, әллә азмы? Кайберәүләр өчен әлеге вакыт аралыгы һич җитмәс чор кебек тоелса, кайберәүләр өчен тормышның бер өлеше генә.

Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Сания апа Алимова өчен дә бу шулай. Бүген ул бер гасырлык юбилей бәйрәмен билгеләп үтә. Олы яшьтә булуына карамастан, Сания Хаертдин кызы бүген дә тормыш итүе, яшәү омтылышы белән район халкына үрнәк Акъәби булып тора.

Озын гомерле райондашыбыз Югары Каракитә авылында дөньяга аваз сала. Гаиләдә биш бала туа, һәркайсы кечкенәдән үк хезмәт белә тәрбияләнеп үсә. Авыр еллар булуга карамастан, Сания апа Марс урта мәктәбенең башлангыч мәктәбен тәмамлый.  Хезмәт эшчәнлеген ул 1939 елда «Йолдыз» колхозында башлый. Бу елларда авылда зур дуңгыз фермасы була, кышын яшь кызның күпчелек вакыты фермада уза, җәйләрен алар урман әзерләүдә катнашалар.

Кызның яшьлек еллары Бөек Ватан сугышы туры килә. Сәламәтлеге нык кызларны ир-атлар белән беррәттән окоп казырга да, кипеч заводына да эшкә җибәрәләр, кыскасы фронт өчен эшче куллар кайда кирәк, шунда эшлиләр. 

Сания апа олы йөрәкле булуы белән дә хөрмәтле. Бөек Ватан сугышыннан соң, ул Татар Бизнәсе авылына биш баласы белән тол калган сугыш ветераны Зартдин Алимовка тормышка килә. Балаларның ул чакта иң олысы 13, ә иң кечкенәсе 4 яшендә була, дүрт малай һәм бер кыз. Алар янына Сания апа белән Зартдин абый өч уртак өч кыз балаларын да алып кайталар.

Алимовлар сигез баланы да  илгә-көнгә лаеклы шәхесләр итеп тәрбияләп үстерәләр,  белем бирәләр. Бүгенге көндә барсы да исән-саулар, төрле шәһәрләрдә гомер итәләр, өч кызлары да районда яши. Сания апа исә кызы Флера һәм кияве Җәүдәт тәрбиясе карамагында көн итә. Зартдин абый 2004 елда вафат булганнан соң, ул авылдан  алар янына күченеп килә. Юбиляр нәсел дәвамчыларныа бик бай: аның 18 оныгы һәм 15 оныкчыгы бар.

Олы юбилеее белән авыл өлкәнен котларга район башлыгы Марат Гафаров, шулай ук Иске Чүпрәле авыл җирлеге вәкилләре килде.  Моннан тыш, Сания апа янында балалары, оныклары бөтерелде. Бер гасырлык бәйрәм уңаеннан аңа карата бик күп җылы сүзләр яңгырады.

Реклама

–Сания апа – районыбызның бизәге. Аның тормышы чыннан да олы бер тарих. Сугыш михнәтләре дә, ачлыгы да, төрле авырлыклары да күп булган. Илебезне торгызуда зур хезмәтләр башкарырга туры килгән. Сезгә киләчәктә дә бала, онык, оныкчыкларның хөрмәтен тоеп, исәнлек белән яшәргә насыйп булсын, - диде Марат Ринат улы хезмәтләре өчен олы рәхмәтхисләрен белдереп.

Район башлыгы Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның  һәм үз исеменнән котлау адреслары, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды, шулай ук якынлаып килүче Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан да изге теләкләрен җиткерде, бүләк тапшырды.

Сания апа 100 яшендә булса да, күз тимәсен күңеле күтәренке, үз акылында.  Үзен тәрбияләүче балаларына бик рәхмәтле, изге догаларын юллый.

Бүгенге көндә аның 93 яшьлек энесе Югары Каракитә авылында яши.

Чүпрәле районында тагын ике озын гомерле кеше бар. Иң өлкән кеше Уби авылында яши, аңа 104 яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев