Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Инвалидлар автоузышуга чыгачак

Муниципаль берәмлекләрдә адаптив спортны популярлаштыру һәм үстерү, системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр санын арттыру максатыннан ТР физкультура-спорт җәмгыяте, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән берлектә 28 июньнән 8 июльгә кадәр спортчы-инвалидлар агитацион автоузышу үткәрә.

Автоузышуда паралимпия уеннары, инвалидлар арасында узучы Халыкара һәм Бөтенроссия ярышларында катнашучы һәм призер Ирина Полякова, Россия буенча армспорт төрендә чемпионнар Мария Урсегова һәм Валентина Хөснетдинова, шулай ук спортчылар, активистлар катнаша.

Чара 29 июньдә, Казан шәһәреннән юлга чыгу белән башлана һәм муниципаль берәмлекләрдә дәвам итә. 3 июльдә автоузышуда катнашучылар безнең районга килеп җитәчәк. Әлеге уңайдан район мәдәният йортында халык белән очрашу, төрле акцияләр, спорт уеннары үткәрү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар автоузышуда