Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Җиңү көне алдыннан Чүпрәле делегациясе Татарстан Рәисе белән очрашуда катнашты

Татарстан Республикасы Рәисе белән очрашуга республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар җыелды.

Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантана Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. 
Тантаналы очрашуда Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Җәлалов, тыл хезмәтчәне Мирзасалих Миркасимов, Шәрифҗан Абдикаев, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар Альберт Сөләйманов, Виктор Кудряшов, Илдус Журавлев, Николай Макаров катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев