Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иң сөйкемле, уңган ягымлы Нәүрүз чибәре сайланды

Район мәдәният йортында күркәм традицияләрнең берсенә әйләнгән ел саен уздырылучы " Нәүрүз гүзәле " бәйгесе үтте .

Сәхнәдә Төн һәм Көн. Алар арасында тартыш бара-кем җиңәр? Ниһать, Яз кызы килеп, үзенең гүзәллеге белән бар дөньяны яктыртты, Төнгә тарткалашу файдасыз иде- Көн җиңде.

Елның нәкъ шушы фасылында Көн белән Көн тигезләшкән вакытта элек-электән Нәүрүз бәйрәме билгеләнеп үтелгән. Бәйрәм кысаларында иң чибәр гүзәлне дә сайлаганнар.

Агымдагы елда сәхнәдә Нәүрүз гүзәле исеменә лаек булыр өчен 6 кыз ярышты. Алар: Лилия Сәлимҗанова, Ләйсән Фахретдинова, Алсу Гафарова, Айгөл Нуртдинова, Айсылу Айнукова, Энҗе Басыйрова.

Реклама

Бәйгенең һәр биремне ныклы әзерлкне таләп итте. Әйтик, "Таныш булыйк" дип аталган беренче бәйгедә кызлар үзләре белән таныштырды, татар телен камил белүләрен, милли йолаларыбыз хакында җиткерделәр. Икенче биремдә кызлар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтергә тиеш иделәр: җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр, рәсем ясауга хирыс икәнлекләрен күрсәттеләр. Бәйгенең бер өлеше булып, чын татар кызының түкми-чәчми көянтә белән чишмә буеннан су алып кайту күренешен тасвирлау торды. Әлеге биремдә кызларыбыз һич кенә дә сынатмады. Кызларның ризык пешерү осталыкларын ачыклауга да зур урын бирелде бу көнне. Жюри әгъзаларына татар милли ризыклары тәкъдим ителде. Бәйге район мәдәният йорты хезмәткәрләренең һәм укучыларның чыгышлары белән үрелеп барды.

-Элек-электән татар кызлары тирә-якта иң чибәр һәм уңган булганнар. Бу бәйгенең максаты да милли гореф-гадәтләрне торгызуны дәвам иттерү, татар кызларының активлыгын арттыру, җәмгыятьтә тоткан урынын күтәрү иде, -дип белдерде мәдәният бүлеге вәкиле Валерий Самойлов. Шулай ук, бәйгедә җиңүчеләрне билгеләве җиңел генә бирелмәвен ассызыклап, ул кызларны "Тыйнак, Уңган, Сөйкемле, һ.б " номинацияләр буенча Мактау Грамоталары һәм бүләкләр белән бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “ Нәүрүз гүзәле ” бәйгесе