Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ярминкәдә актив катнашкан өчен чүпрәлеләр Рәхмәт хатларына ия булдылар

Чүпрәлеләр традиция буенча, үз продукциясен Киров районының Батыршин урамы киселешендә тәкъдим итә.

Казанда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Тантана «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узды һәм тармакның 300 дән артык вәкилен берләштерде. Казан Мэры Илсур Метшин авыл халкына сезонлы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен һәм ел саен үткәрелә торган Сабантуйны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашулары өчен рәхмәт хатлары тапшырды.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашканнары өчен  Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Тәлгат Халитов, Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров Рәхмәт хатлары алдылар.

Шулай ук, Иске Кәкерле авыл җирлеге, Марс авыл җирлеге, Уби авыл җирлеге башлыклары  Рөстәм Фаткуллин, Рафик Җамалетдинов, Владимир Ярухин һәм ветеринария берлшмәсе җитәкчесе Айрат Иматдинов та рәхмәт хатларына лаек булдылар. Аларга бүләкләрне Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов тапшырды.

Реклама

Узган ел Казанда 22 авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылган.  Сәүдә шәһәрнең барлык районнарында 16 мәйданчыкта узган.

Ярминкәләрдә 24 муниципаль район һәм республиканың агросәнәгать комплексының 18 оешмасы үз продукциясен тәкъдим иткән.. Аларда 1,38 млрд сумлык продукция сатылган, ә казанлылар тәүлеккә уртача 62,6 млн сумлык товар сатып алган. Продукциягә бәяләрне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим итә.

Чүпрәлеләр  традиция буенча, үз продукциясен Киров районының Батыршин урамы киселешендә тәкъдим итә. Язгы ярминкәләр башкалада март аенда башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев