Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Яңаэлмәлеләр өмәгә чыкты

Яңа Элмәле авылында үткән атнада зиратта күмәк өмә чарасы узды.

 

Бу игелекле эштә авыл җирлеге, социаль хезмәткәрләре, өлкәннәр һәм авылның актив халкы катнашты.

Алексей һәм Александр Архиповлар, шулай ук Николай Кашкаров, үзләренең моторлы пычкылары белән ауган, иске, корыган агачларны кистеләр, аларны үз техникаларында пенсионерлар Николай Чашкин һәм Николай Патшеев, тракторда Радик Дружков ташып тордылар.  Хатын-кызлар чүп-чарларны, корыган үләннәрне җыештырды.

Өмәдә катнашучыларга Яңа Элмәле авыл  җирлеге башлыгы Роберт Дружков рәхмәт сүзләрен җиткерде. Киләчәктә мондый эшләрнең  тагын да җанлырак, күп кеше катнашында узачагына өметен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев