Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Яңа Элмәле мәктәбенә 160 ел

Мәктәп үзенең педагогик составы, дус һәм бердәм коллективы, талантлы укучылары белән дан тота.

Яңа Элмәле урта мәктәбе 160 еллык юбилеен билгеләп үтте. Күз алдыгызга гына китерегез, шушы еллар, бер гасыр аралыгында аның диварлары артында ничәмә-ничә буын белем алган, тормыш киңлекләренә очкан. Ә мәктәп исә бүген дә һәр чор вакыйгаларының шаһиты булып яши, яраткан укучыларын кабул итә.

Мәктәпнең тарих битләренә күз салсак,   Яңа Элмәле авылында беренче чиркәү каршындагы мәктәп 1862 елда чуваш мәгърифәтчесе Иван Яковлев ярдәме белән ачыла.  Белем йортының мөдире итеп мөгаллим Иван Кирпичников билгеләнә, ул 1-2нче сыйныф балаларын укыта, ә аның хатыны Акулина 3-4нче  сыйныфларга белем бирә.  Ә 1886 елда яңа мәктәп бинасы сафка баса.

 1934-1935 елларда мәктәптә җиделлык белем бирелә башлый. Аның директоры булып Зур Аксу авылыннан Дмитрий Сибиряков билгеләнә. Бөек Ватан сугышына кадәр мәктәптә укытучы булып, Хорновар-Шигали авылыннан Сергей Юхвитов укыта, бөек Ватан сугышында вафат булып ул Советлар Союзы Герое  була. 

1962-63 елларда мәктәп сигезеллыкка әйләнә. Ул елларда директор вазифасын  Иван Атникеев башкара.

1981 елда авыл уртасында ике катлы, 320 укучы бала өчен яңа урта мәктәп бинасы  төзелә. Әлеге мәктәпне Иске Элмәле авылыннан сугыш ветераны, мөгаллим  Илья Семенович Мресов җитәкли.

Һәр чордагы белем йорты үзенең үзенчәлекләре белән аермлана, әмма аны берләштерә торган үзенчәлек булып, аның чыгарылышлылары–укучылары тора.

 Яңа Элмәле урта мәктәбе диварларыннан ныклы белем алып, тормышта үз юлын тапкан, билгеле шәхесләре: зоотехниклары, агрономнары, хәрбиләре, табиблары, мөгаллимнәре, галимнәре һәм башка күп кенә һөнәр ияләре белән данлыклы горурлана.

 Шундыйлардан  Павел Миронович Миронов –галим,  математик, методист, күп кенә математика буенча китап авторы, Уфа һәм Оренбург губерниясендә халык мәгарифен оештыручы, Урал буе чуваш педагогика техникумы җитәкчесе. Әлеге уңайдан Яңа Элмәле урта мәктәбендә ике мәртәбә 2004 һәм 2011 елларда  Уфа вәкилләре  катнашында  “Дуслык күпере” дигән чара оештырылды.

Константин Прокопьевич Прокопьев – Курган архиепискобы, галим,  этнограф,  Петр Петрович Головин –СССР халык мөгаллиме, профессор,  СССРның атказанган штурманы  Сергей Бахтин,  Николай Ильич Калаков – полковник,  педагогик фәннәре докторы,  Казаков Николай Александрович –  язучы, тарихчы,  Ларионов Николай Николаевич - язучы, публицист,  «Безнең авыл–Яңа Элмәле» китап авторы,. Николай Иванович Андреев – язучы, китаплар авторы,  Карсаков Геннадий Николаевич – язучы,  «Таван ен», «Сувар» и  «Канаш» газеталары хәбәрчесе  һ.б.

Мәктәп ватанпәрвәр, батыр уллар да үстергән. Хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган батырлар  Николай Пришельцев, Александр Шуркин, Андрей Годунов   истәлегенә биредә истәлек такталары урын алган.

Бүгенге мәктәп коллективы еллар дәвамында сакланган гореф-гадәтләрне саклауда зур көч куя. 2002 елдан белем учагын Владимир  Мискин  җитәкли.   

Бүген бина капиталь төзекләндерүләр үткәрелеп, үз түбәсе астына балалар бакчасын, фельдшер-акушерлык пунктын берләштерә. Еллар дәвамында биредә белемле укытучылар фән нигезләрен өйрәткән, бу бүген дә шулай. Мәктәптә  63 укучы белем ала, аларга 17 педагог белем бирә. Мөгаллимнәр арасында "Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы", Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының мактаулы исемнәрен йөртүчеләр, Мактау Грамоталары белән бүләкләнүчеләр шактый.

Юбилей уңаеннан кунакларга хезмәт коллективы һәм укучылар тырышлыгы белән әзерләнгән бай эчтәлекле концерт, үткәннәрне барлау чарасы тәкъдим ителде.

Район башлыгы Марат Гафаров исеменнән тәбрикләү сүзләрен район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов җиткерде. Мәктәпкә принтр алу өчен сертификат һәм “Бердәм Россия” партиясе исеменнән китаплар бүләк итте.

–Һәркем тормышка беренче адымнарын мәктәп аша үтә. Илебездәге барлык һөнәр ияләре үзенең башлангычын мәктәптә ала, шуңа да без-һәркем биредә белем биргән мөгаллимнәребезгә рәхмәтлебез. 160 ел күп вакыт, әмма мәктәп тагын да гасырлар, еллар кичеп яшәсен,-диде Рөстәм Мөхәммәтҗанов чыгышында.

Авыл җирлеге башлыгы Роберт  Дружков мәктәп белән тыгыз элемтәдә торуларын билгеләп үтте, коллектика җылы теләкләрен җиткереп,  спорт җиһазлары  тапшырыды.

Бәйрәм кунаклары, мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар,  үткән елларны, вакыйгаларны искә алдылар. Мәктәп тарихында эз калдырган шәхесләрне барладылар, алар экранда күрсәтелде.

Мәктәпнең тату коллективы, “Хелхем” “Калинушка” ансамбльләре  үзләренең искиткеч номерлар күрсәттеләр.

Чарада ветеран-мөгаллимнәр, бүген белем бирүче укытучылар да мәктәп директоры кулыннан Рәхмәт хатлары, бүләкләр алды. Бәйрәм чәй эчү белән төгәлләнде.

Геннадий Карсаков, Яңа Элмәле сигезеллык мәктәбенең 1971 ел чыгарылыш укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев