Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Һөнәр сайлар алдыннан

Агымдагы уку елы тәмамланырга ике айдан да кимрәк вакыт калып бара. 9 һәм 11 чыгарылыш сыйныф укучыларын киләчәктә кем булырга, нинди һөнәр сайларга һәм ничек ялгышмаска кебек сораулар күптән борчый инде. Бүгенге көндә Россиядә 6 меңнән артык һөнәр исәпләнә. Һәм, әлбәттә инде, мондый төрлелектә укучы кайсы юнәлешне сайларга да белмичә,...

Бу уңайдан 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә 9 "А" (җитәкчесе Ирина Ильина) һәм 9 "Б" (Гөлназ Мәүлиханова) сыйныфлары укучыларының төрле һөнәр ияләре белән очрашу кичәсе оештырылган иде. Очрашуда район эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченные Илһам Якупов, район янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәре Александр Мутов, район прокуроры ярдәмчесе Руслан Алиуллов катнаштылар.

Очрашуга килүчеләр чыгыш ясап, укучыларны үзләренең белгечлекләре белән таныштырдылар, теге яки бу һөнәрне сайлаганда ашыкмыйча гына уйлап, фикер йөртергә кирәклеген аңлаттылар.

Әйе,тормышта бар нәрсә дә бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән, шуңа да һөнәрне дөрес сайлау тормышның калган сфераларына да йогынты ясый. Бары тик дөрес сайланган һөнәр генә кешегә ышаныч, рухи тынычлык һәм материаль иминлек бирә.

Чара укучыларның ике командага бүленеп, төрле һөнәрләргә кагылышлы сорауларга җавап бирү, мәкальләр буенча кайсы һөнәр иясе булуын билгеләү кебек конкурсларда ярышулары белән дәвам итте. Ярыш барышында укучылар, мәсәлән, эш бирүче белән әңгәмә вакытында үзеңне ничек тотарга, эш бирүче белән килешү төзегәндә кайсы пунктларга күбрәк игътибар бирергә кебек күп кенә төрле проблемалы мәсьәләләрне чишәргә дә тырыштылар.

һөнәрне сайлар алдыннан белгечләр белән очрашу һәм үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап алу, һөнәрләрнең нечкәлекләре белән танышу укучылар өчен файдалы, һәркемгә үз мөмкинлекләрен барларга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев