Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Хәбәр итегез!

"Ватан" мәгълүмати-эзтабар үзәгенә караган эзтабарлар отрядлары сугыш булган урыннарда 1994 елдан бирле экспедицияләр уздырып, 6700 солдатның сөякләрен тапкан, 833 сугышчының шәхесен ачыкларга ярдәм иткән.

Бүгенге көндә республикада "Хәтер китабы"ның 27 томы дөнья күргән, анда барлык хәрбиләрнең исемнәре, алар турында мәгълүматлар тупланган.

Реклама

Әмма бүгенге көнгәчә кайбер хәрбиләрнең туганнары хакында бернинди хәбәр дә юк. Шундыйларның берсе Чүпрәле районыннан 1906 елда туган Миронов Яков Миронович. Ул Городище авылында туып, 1941 елда район хәрби комиссариаты боерыгы белән армия хезмәтенә чакырыла. Тормыш иптәше Миронова Анисия Андреевна. "Ватан" мәгълүмати-эзтабар үзәге Миронов Яков Мироновичның туганнарының, яисә аны белгән кешеләрнең мәгълүматлар җиткерүен үтенә. Хәбәрләрне (843) 555-02-55 телефон номеры аша, яки 420039, Казань-39, а/я 122 адресы белән "Ватан" мәгълүмати-эзтабар үзәгенә (информационно-поисковый центр "Отечество") хат язып, шулай ук mipc@mail.ru электрон почта аша җиткерергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүгә 67 ел