Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Гриппның ике төре: “Калифорния-2009”, ягъни дуңгыз гриппы һәм “Массачутес-2012”, ягъни В гриппы көтелә

Көз җиттеме, табиблар грипп хакында чаң суга башлый. Быел аның ике төре: "Калифорния-2009", ягъни дуңгыз гриппы һәм "Массачутес-2012", ягъни В гриппы булыр диләр.

Быел Татарстанда авыруга каршы кулланылучы "Гриппол" препаратына 800 мең данәдә заказ бирелгән. Шуның 6600 данәсе район үзәк хастаханәсенә кайтуы көтелә.

-Бүгенге көндә хастаханәгә 3200 данәдә "Гриппол" препараты кайтып җитте. Калганы да сентябрь ае тәмамланганчы кайтып бетәчәк. Беренче чиратта аны укытучыларга, шулай ук, укучыларга ясаячаклар. Аннан бушлай вакцина өлкән яшьтәгеләргә, медицина хезмәткәрләренә, балалар бакчаларына йөрүчеләргә каралган. Бүгенге көндә препаратлар авыл фельдшер-акушерлык пунктларына озатылды. Прививка ясатырга теләгән һәркем яшәү урыны буенча теркәлгән хастаханәләргә мөрәҗәгать итә ала. Бу урында кайбер район оешмаларының үз чыгымнарына, ягъни түләүле нигездә, хезмәткәрләренә вакцинация үткәрүләрен дә әйтеп үтәргә кирәк. Шул рәвешле, алар берничә ел дәвамында хезмәткәрләренең сәламәтлеген кайгырту буенча һәм оешманың икътисади яктан тотрыклы булуына да ирешәләр,-ди табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Адилә Сәлимҗанова.

Гриппка каршы вакцина ясатуның файдасы бармы?-дигән сорауны газета укучыларыбызга бирдек.

Галия Ахмедова:

Реклама

-Кызларыма да, үземә дә ел саен гриппка каршы прививка ясатам һәм файдасын күрәм. Соңгы елларда төрледән-төрле гриппның килүе дә куркыныч тудыра. Ә авыру "котырган чор"да ул аеруча үзен сиздерә. Прививка ясату сәбәпле, бу вакытны җиңел үткәрәбез.

Алсу Миначева:

-Әлеге прививканы беркайчан да ясатканым булмады. Дөрес, көзге-кышкы чорда авырап алабыз, әмма табиблар күрсәтмәсе, халык медицинасына нигезләнеп аны "җиңәргә" тырышабыз. Минемчә, бар нәрсәдән дә элек, сәламәт тормыш рәвеше алып бару кирәктер. Бу- спорт белән шөгыльләнү, витаминлы ризыклар куллану.

Илгизәр Хөснетдинов, район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары:

-Күпләр грипп авыруына җиңелчә карый, узар әле, янәсе. Ә бит ул суык тию кебек кенә түгел, төрле өзлегүләр калдырырга, аннан аяныч нәтиҗәләр килеп чыгарга мөмкин. Шуңа да гриппка каршы иң нәтиҗәле чараларның берсе-вакцинация үтү. Ул бигрәк тә 6 айдан өлкәнрәк балаларга, халыкның кешеләр белән эшли торган категориясенә, өлкәннәргә киңәш ителә. Прививканы грипп эпидемиясе көтелгәннән алдан ясатып кую яхшы. Ул организмны грипптан соң килеп чыгу ихтималы булган төрле куркыныч катлауланулардан, өзлегүләрдән дә саклый. Боларның берсе-иң куркынычы дисәк тә ярый-үпкә шешүе (пневмония). Пневмония белән авырау чылар район буенча үткән кышта да булды. Элек елларда 23-30 кеше авырса, агымдагы елның 8 аенда пневмониянең 60(!) очрагы теркәлде. Иң аянычы, берничәсе үлем белән тәмамланды. Шуңа да табиб буларак, тагын бер кат кисәтеп, уйланыгыз диясем килә. Шәхсән үзем, гаиләм гриппка каршы прививканы ел саен ясатабыз һәм файдасын күрәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гриип