Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чуваш әлифбасына-140 ел

Беренче чуваш әлифбасы моннан 140 ел элек Казан шәһәрендәге К.А.Тилли типографиясендә дөнья күрә.

Аны бөек педагог-мәгърифәтче И.Я.Яковлев студент-филолог В.А. Белилин һәм педагог-тәрҗемәче, этнограф А.В.Рекеев белән берлектә төзиләр. 1872 елда басылган әлеге әлифбада 46 хәреф була. Дәреслек гыйлем бирү өчен генә түгел, ә тәрбия бирү алымнарын да күздә тоткан була. Шул рәвешле анда күбрәк, ул вакытка хас, дини тәрбияләү методикасы нигез итеп алына. Шулай ук әлифбада гигиена кагыйдәләрен үтәү кебек, мәсәлән, кием-салымны пөхтә йөртү һәм башка шундый тәрбия алымнары тупланган.

Әлифба И.Яковлевның исән чагында янә 33 тапкыр нәшер ителү вариантын кичерә, аларның күбесе бүген дә Чувашия Республикасы Китаплар палатасында саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тарих