Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Журналистлар бездә кунакта

Район мәдәният йортында "Мирас" җурналының баш редакторы Илфак Ибраһимов, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының урта гасырлар бүлеге мөдире, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин һәм баш мөхәррир урынбасары, җаваплы сәркатип Рамил Ханнановлар белән бик кызыклы очрашу булды.

Очрашуда район мәгариф бүлегенең методик мәгълүмати үзәге методисты Резидә Мөдәрисова, район мәктәпләренең татар теле һәм тарих укытучылары, мәктәп, авыл китапханәчеләре катнашты.

Халкыбызның чын тарихын, милли идеясен, әдәбиятын тирәнтен ачып биргән "Мирас" журналының кабат нәшрият дөньясында үзенең лаеклы урынын биләве нык шатландырды. Кунакларның журнал турындагы чыгышлары халкыбызның тарихына, мәдәниятенә, әдәбиятенә битараф булмаган һәркемнең күңелендә кызыксыну хисләре һәм аны алып уку теләге уятты.

Журналда тарих бүлеген җитәкләгән Илдус әфәнденең чыгышын тыңлаганда, үзебез дә сизмәстән, ерак тарихларга сәяхәт кылдык. Ә Илфак әфәнденең тирән мәгънәле, искиткеч эчтәлекле шигырьләрен яттан укуы барыбызны да сокландырды. Рамил Ханнанов журналның бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек материаллар бастырып, конкурс эшләрендә, дәресләрдә файдалану өчен чын чыганак була алуын дәлилләп сөйләде.

Мишәр халкының килеп чыгышына кагылышлы сорауларга җавап бермәлгә дискуссиягә әйләнеп алды. Шулай ук журналда күрергә теләгән рубрикалар турында да фикер-тәкъдимнәр әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашулар