Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Гафуровлар гаиләсенә торак сертификаты тапшырылды

Яшь гаиләгә сертификатны Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов тапшырды.

Бүген, 2023 елның 28 февралендә, Чүпрәле районы Башкарма комитетында  "Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" программасы буенча Гафуровлар гаиләсенә сертификат тапшырыдылар.

Яшь гаиләгә сертификатны Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов тапшырды.

–Язмышыгызны Чүпрәле районы белән бәйләргә теләвегез бик куанычлы.  Районда яшь гаиләләр өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. Ә торак турындагы хыялларны тормышка ашырырга аларга дәүләт программалары ярдәм итә. Үз нигезең булу, ул беренче чиратта –тотрыклылык дигән сүз.  Сезгә сәламәтлек һәм яңа йортыгызда уңайлыклар телим, – диде ул.

Эльмира һәм Данис Гафуровлар гаиләсе Иске Чокалы авылында әти-әниләре белән яшиләр. Гаилә башлыгы Данис Мансур улы тармак технологияләре техникумында педагог, ә хатыны Эльмира сәүдә тармагында эшли. Гафуровлар 2011 елда гаилә корганнар, ике ул тәрбиялиләр.

–Авылдагы йортыбыз алты кеше өчен кысанрак.Моннан тыш, көн саен эшкә районга йөрибез, балалар 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә белем ала. Шуңа күрә яшь гаиләләр өчен мондый программаның барлыгы турында белгәч, гариза язарга булдык. Райондагы яшьләр эшләре  бүлегенә мөрәҗәгать иттек, биредә документларны җыярга ярдәм иттеләр. Яшь гаиләләр өчен мондый программа булуына бик шатбыз, бу безнең өчен нык ярдәм, – ди Данис Гафуров Татарстан Республикасы Рәисенә, Хөкүмәткә, Чүпрәле районы администрациясенә рәхмәт сүзләре җиткереп.

Тиздән гаиләнең үз йорты турында хыялы тормышка ашачак. Бу көннәрдә алар аны сатып алу өчен сайлыйлар.

–Улларыбызның үз бүлмәләре булган иркен йорт турында хыялланабыз, - ди Эльмира.

Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вильданов билгеләп үткәнчә, «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү»  программасы торак алу чыгымнарын каплауга юнәлтелегән.

– Әлеге программа Татарстан Республикасы территориясендә торак йорт сатып алуга яки төзүгә китәчәк чыгымнарның 35%  субсидияләүне күздә тота.  Гаиләнең торакка мохтаҗ булуы исәпләнә,  шулай ук, гаилә торак бәясенең калган 65% өлешен түләргә сәләтле икәнлеген расларга тиеш. Һәм өченчесе: программа 35 яшьтән өлкәнрәк булмаган затлар өчен каралган.  Узган ел бу  программада районыбыздан бер гаилә катнашып,  субсидия алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев