Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Егетләр солдатка китә

Быелгы елның көзге чакырылыш комиссиясен үткәндә, егетләрнең армиягә теләп баруларын ишеткәч күңелдә соклану хисләре туган иде. Булачак солдатларның күбесе югары яисә махсус уку йортын тәмамларга өлгергән. Шунысы аеруча куанычлы булды, аларның һәркайсы диярлек "элиталы" частьләргә җибәрүләрен сораган иде.

9 ноябрь көнне районнан беренче ир-егетләр төркеме Ватан алдындагы бурычларын үтәргә киттеләр. Алар: Хорновар-Шигалидан Игорь Михайлов, Иске Кәкерледән Илмир Садретдинов, Татар Шатрашаныннан Раил Тәҗетдинов һәм Иске Чүпрәле авылыннан Айдар Яфизов. Егетләрнең исән-имин хезмәт итеп, командирларыннан бары мактау сүзләре генә ишетүләрен, туган якка исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт