Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Эшләр дәвам итә

Татарстанда агымдагы елда яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзү, капиталь ремонт үткәрү программасын тормышка ашыру буенча эш дәвам итә.

Әйткәнебезчә, программа бер елга исәпләнгән һәм ул 52 фельдшер-акушерлык пунктларын төзүне, авылларда башлангыч һәм белем бирү мәктәпләрендә урнашкан 6 фельдшер-акушер пунктына капиталь рәвештә һәм агымдагы ремонт ясауны, 7 амбулатор-поликлиника учрежденияләренә капиталь рәвештә һәм агымдагы ремонт ясауны, эшләп килә торган 300 фельдшер-акушерлык пунктларына капиталь рәвештә һәм агымдагы ремонт ясауны үз эченә ала.

Программага заказ бирүче итеп Төп инвестицион-төзелеш идарәсе билгеләнгән, проект ясаучы итеп - «Татинвестгражданпроект» тора. Яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзеләчәк торак пунктлар билгеләнгән. Безнең районда әлеге программада катнашу бәхете берничә авыл җирлегенә "елмайды". Шулай итеп, Городищеда өр-яңа фельдшер-акушерлык пункты булыр дип көтелә. Шланга авылында ул төзеләчәк яңа клуб бинасында, Каракитәдә, шулай ук, капиталь ремонт үткәрелгән мәктәп бинасында булачак, ә Шатрашанда исә, фельдшер-акушерлык пунктына төзекләндерү үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фельдшеракушерлык пунктлары