Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Мөмкинлегең юк икән, сарык үрчет

Татарстан Республикасы буенча "Россельхознадзор" идарәсе Россия Федерациясе территориясендә африка чумасының эпизоотик хәле тагын да кискенләшүе хакында хәбәр итә.

Агымдагы елда Россия Федерациясендә африка чумасы авыруының 105 өлкәдә теркәлүе билгеле. Авыруның 58е йорт дуңгызларында,45е кыргый кабаннар арасында һәм 2 вирус белән зарарланган объектта булуы билгеле. Болар Ярославль, Тверь, Тула, Ростов, Воронеж, Волгоград, Тамбов, Саратов, Белгород, Псков, Краснодар өлкәләре.

2013 елның июль аенда африка чумасының Мәскәү, Смоленск, Тверь өлкәләрендә булуы ачыкланган. Соңгы тапкыр авыру Волгоград өлкәсендәге шәхси ярдәмче хуҗалыкта теркәлгән.

Шуннан чыгып, Татарстан Республикасы буенча "Россельхознадзор" идарәсе республикада дуңгызчылык белән шөгыльләнүче барлык хуҗалыкларны тагын бер кат кисәтеп, һәммәсенең дә ябык режимда эшләргә тиешлеген искәртә. Моннан тыш, әгәр дә мондый мөмкинчелек юк икән, башка төрле хуҗалык юнәлешенә (әйтик атчылык, кошчылык, сарыкчылык һ.б.) күчү тәкъдим ителә.

Дуңгызчылык белән шөгыльләнүче фермаларда һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда азык-төлек калдыклары бары тик термик эшкәртелү аша үткәннән соң гына хайваннарга бирелергә тиеш. Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, идарә республика территориясенә авыруны кертмәс өчен барлык чараларны кулланырга һәм таләпләрне үтәргә чакыра. Нигездә, эшкәртү, саклау, продукция җитештерү, сату урыннарында контрольне көчәйтү сорала. Киресенчә булган очракта административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

Әлеге уңайдан районда иң эре хуҗалыкларның берсе булган "Цильна" җәмгыяте директоры Барис Гафуровның фикере:

-Африка чумасы авыруының кискен төс ала баруы, әлбәттә, тискәре күренеш. Дуңгызчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыкларга бу исәпләнмәгән күләмдә икътисадый зыян китерә. Моннан тыш, соңгы елларда дуңгызчылык, гомумән, тышкы базарда да үз-үзен акламый башлады. Шуңа да без киләчәктә хуҗалыкта, боларның барысын да күздә тотып, эре мөгезле терлек асрауга өстенлек бирәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: африка чумасы