Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Чечен сугышында һәлак булган Александр Шуркин истәлегенә көрәш буенча төбәкара турнир узды

Бу турнир быел 23 нче тапкыр үткәрелә.

Бүген, 2023 елның 18 февралендә, Яңа Элмәле урта мәктәбенең спорт залында, Чечен сугышында катнашкан хәрби,  Батырлык ордены кавалеры Александр Шуркин истәлегенә багышланган, егетләр һәм кызлар арасында чираттагы ирекле көрәш буенча төбәкара турнир узды. Бу турнир быел  23 нче тапкыр үткәрелә.

Чарада Александр Шуркинның әнисе-Елена Ивановна, абыйсы Юрий Шуркин катнашты. Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, спорт, яшьләр һәм туризм бүлеге җитәчесе Руслан Вильданов, Яңа Әлмәле авыл җирлеге башлыгы Роберт Дружков спорт чарасының мәртәбәле кунаклары булдылар.

Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов без үз герой-якташларыбызны онытмаска тиеш дип билгеләп үтте.

- Александр Шуркин  үз тормышын кызганмый  якты киләчәк өчен көрәште. Аның якты хатирәсе  безнең йөрәкләрдә озак еллар сакланачак, - диде Айрат Фиркат улы  әнисенә батыр ул тәрбияләгәне өчен  рәхмәт сүзләре җиткереп. Айрат Җәлалов турнир истәлеге итеп Ольга Ивановнага истәлекле бүләк тапшырды.

Шулай ук ярыш кысаларында «Ватан сакчылары» ТР төбәк иҗтимагый оешмасының истәлекле медальләре тапшырылды.

Спорт бәйрәме кысаларында Чүпрәле районы башлыгының Рәхмәт хаты белән  Геннадий Карсаков бүләкләнде. Геннадий Карсаков  авылда ветераннар советы рәисе, ветеран-педагог, барлык спорт һәм мәдәни чараларның актив катнашучысы, «Хелхем» чуваш фольклор ансамбле әгъзасы. Аңа  киләчәктә дә күңел күтәренкелеге, бүгенгедәй актив булып калуын теләделәр.

Турнирда Ульяновск һәм Чувашия өлкәсеннән яшь көрәшчеләр, Тәтеш, шулай ук келәм хуҗалары үзләре, Чүпрәле районының башка авылларыннан килгән спортчылар катнашты. Чараны  үткәрүдә КФХ “Амосов”,  «Фламинго» җәмгыяте, «Прогресс» предприятиесе, «Газприбор» кибете һ.б. иганәчеләр ярдәме күрсәткән.

Елена Шуркина:

- Александр исән булса, быел аңа 19 апрельдә 45 яшь тулыр иде. Вакыт дәвалый, диләр. Килешмим. Вакыт узган  саен, сагындыра гына бара.  Гаиләдә ул өченче бала булып үсте. Спортны бик яратты, яхшы укыды. Армиягә дә үз теләге белән китте. Бер сүз дә әйтмичә, хәрби комиссариатка барып, повестка алып кайткан иде. Армиягә киткәч тә, хатларында: “Әни бер дә кайгырма, барысы да яхшы”, дип яза иде.  Мин аның Чечняда икәнен дә белмәдем. Ә аларны хезмәт итә башлагач ук, шунда күчергәннәр икән.  13 ай хезмәт иткәннән соң, хатлар тукталды. 1999 елның декабрендә ул һәлак була, ә безгә 2020 елның январь башында гына әйттеләр әле. Баланы югалту-бик авыр кайгы. Улыбызыны зурлап, хөрмәтләп, ел саен әлеге турнирны уздыручыларга, катнашучыларга, иганәчеләргә зур  рәхмәт.  Көрәш спорты  сәламәт рух һәм нык характер тәрбияли, бу бик мөһим. Әлбәттә, бүгенге көндә иң олы теләкләрнең берсе, ул да булса илебез тыныч булсын иде.

Белешмә

Александр Шуркин Яңа Элмәле урта мәктәбендә белем ала. Аннан аларның гаиләсе Иске  Чүпрәле авылына күченә һәм ул урта белемгә биредә ия була.  Мәктәптән соң, 1995 елдан 1998 елга кадәр Тәтеш совхоз-техникумына укырга керә һәм техника-механика белгечлеге буенча  кызыл диплом белән тәмамлый. Аннан егет армия хезмәтенә китә, Чечен сугышына эләгә,  1999 елның декабрендә хәрби задание барышында һәлак була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев