Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәленең ике егетен үлгәннән соң Батырлык орденнары белән бүләкләделәр

Бүләкләр һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренә тапшырылды.

Бүген, 2023 елның 27 апрелендә, Чүпрәле районы Башкарма комитеты залында Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы Чүпрәле районының ике егетен үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләделәр.
"Хәрби һәм хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен, үлгәннән соң Фәнил Вәлиуллин һәм Марс Сәлаховны Батырлык орденнары белән бүләкләргә", - диелә РФ Президенты Указында. Бүләкләр һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренә тапшырылды.

"Якташларыбыз махсус хәрби операциягә барырга карар кылдылар, хәрби бурычларын намус белән үтәделәр,  безнең егетләр чыннан да кыю, ахырга кадәр Ватанына тугры булдылар", - дип билгеләп үтте Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров.

Чарада шулай ук Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин катнашты. Үз чыгышында ул хәрбиләрнең әти-әниләренә Ватанга лаеклы һәм тугры уллар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.

"Ир-ат илебезнең, гаиләсенең яклаучысы, саклаучысы буларак дөньяга килә. Әлеге кайгыны бернинди сүзләр белән дә юатып булмый, әлбәттә, әмма сез дә, без дә илебезнең киләчәге өчен көчле булырга тиешбез",-диди хәрби комиссар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев