Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлелеләр педагог һәм остаз елын ачу тантанасында катнаштылар

Россия Президенты Владимир Путин 2023 елны илдә педагог һәм остаз елы дип игълан итте.

Бүген, 2023 елның 14 февралендә, Казан федераль университетында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстанда педагог һәм остаз елын ачу тантанасы булды.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин 2023 елны илдә педагог һәм остаз елы дип игълан итте.

Чүпрәле районы педагоглары һәм остазлары Казанда мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов җитәкчелегендәге делегация составында тантаналы чарада турыдан-туры, шулай ук Чүпрәле районы Башкарма комитетында видеоконференция режимында да катнаштылар. Видеоконференциягә Татарстан Республикасының барлык районнары да тоташтырылды.

Чарада катнашучыларны РФ мәгариф министры Сергей Кравцов, шулай ук,  Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.

Педагог һәм остаз елы кысаларында ел дәвамында  мөгаллимнәр һөнәренең абруен күтәрү буенча чаралар, һөнәри педагогик конкурслар, форумнар, фестивальләр, конференцияләр, слетлар, педагогик укулар уздырылачак, педагогик династияләргә зур игътибар биреләчәк, аларның электрон җыентыгы булдырылачак.

Видеоконференция тәмамланганнан соң, Чүпрәле районы педагоглары һәм остазлары белән әңгәмә чәй табыны артында район башлыгы Марат Гафаров белән дәвам итте.

Педагог һәм остаз елы ачылу белән котлап, район башлыгы Марат Гафаров мөгаллимнәрнең роле җәмгыятьтә бик мөһим булуын билгеләп үтте.

– Нәкъ менә сез һәр укучының тормышында төп роль уйныйсыз.  2022 ел нәтиҗәләре буенча гына да безнең районда 1025 укучы муниципаль дәрәҗәдәге олимпиадаларда катнашкан. Шуларның 167се җиңүчеләр һәм призерлар исеменә лаек. 42 укучы республика дәрәҗәсендәге фән олимпиадаларында көч сынаган. Талантлы укучыларыбыз бик күп. Нәкъ менә сез һәр баланың күңеленә ачкыч таба аласыз һәм сезнең хезмәтегез, аның нәтиҗәсе бәяләп бетергесез,  Сезгә сәламәтлек һәм хезмәтегездә алга таба да уңышлар телим. Бәйрәм белән!- диде Марат Ринат улы.

Район башлыгы шулай ук мәктәпләрдә фән кабинетларын җиһазлау, биналарны төзекләндерү,азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау һ. б. дәвам итәчәген сөйләде.

Очрашу ахырында  2021-2022 уку елында фән олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән укытучыларны бүләкләү булды. Аларга акчалата сертификатлар тапшырылды.

10 мең сумлык сертификат белән Надежда Старшова, Матак урта мәктәбенең рус теле укытучысы, Алфик Миңнебаев, 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең ОБЖ буенча педагогы, Сергей Одинцов, 1санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең технология буенча педагогы, Валентина Ярмушова һәм Нина Ларионова, Зур Аксу урта мәктәбенең чуваш теле укытучылары, Татьяна Карсакова, Яңа Элмәле урта мәктәбенең чуваш теле укытучысы, Валентина Петрова, Альбина Артемьева, Чуваш Чүпрәлесе  урта мәктәбенең чуваш теле укытучылары, Надежда Сердцева, Уби урта мәктәбенең чуваш теле укытучысы, Эльмира Яфизова, 1санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы, Миләүшә Фәтхуллина, Иске Шәйморза урта мәктәбенең  татар теле педагогы, Ләйсән Ханбикова, Иске Шәйморза урта мәктәбенең рус теле  педагогы, Елена Митрошкина, Зур Аксу урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы, Алфинур Әмирханова, Иске Чүпрәле күп профильле лицееның физика фәне буенча укытучысы,  Шамил Таҗетдинов, 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең физика укытучысы, Ирина Ильина, Иске Чүпрәле күп профильле лицееның химия фәне буенча укытучысы.

Мөгаллимнәр район башлыгы Марат Гафаровка һәм җитәкчелеккә белем бирү процессында һәрдаим  күрсәткән ярдәмнәре һәм хезмәтләрен олы бәяләгәннәре өчен рәхмәт сүзләре белдерделәр.

ФОТОЛАР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев