Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр исәнлеккә 10 мең адым ясадылар

Акция Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында узды

Бүген, 2023 елның 7 апрелендә, Чүпрәле районының өлкәннәре һәм яшьләре "Исәнлеккә 10 мең адым" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Акция Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында узды, Ул ел саен 7 апрельдә уза һәм районда  Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге һәм Чүпрәле районының спорт, яшьләр һәм туризм бүлеге тарафыннан оештырыла.
Спорт, яшьләр һәм туризм бүлеге башлыгы Руслан Вильданов иң нәтиҗәле спорт төре-йөрү икәнлеген искәртте. 
- Саф һавада йөрү кәефне күтәрә, организмны тонуста тотарга ярдәм итә, шуңа күрә көн саен берничә мең адым җәяү йөрергә кирәк, паркларда йөрегез, алар районыбызда җитәрлек,-диде Руслан Вильданов.- Яңа планнар төзү, аларны тормышка ашыру өчен сәламәт булырга кирәк безнең халык спортны ярата. Күп кенә спорт төрләре буенча чүпрәлеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр.  Киләчәктә дә шулай булыр дип өметләнәм.  Барыгызга да сәламәтлек телим!

Актив пенсионерлар үзләренең рәисе Дилүзә Азизова җитәкчелегендә, шулай ук мәктәп укучылары «Чүпрәле» паркыннан Үзәк урамга кадәр һәм яңадан паркка кадәр исәнлеккә 10 мең адым атладылар.

Реклама

- Мин җәяү йөрергә яратам. Яшь чагымда да эшкә һәрвакыт җәяү йөри идем . Безнең вакытта  машиналар зиннәтле товар иде. Сәламәтлекне сакларга кирәк. Аны яшь вакытта саклап калу мөһим. Көн саен тренировка залларына йөрергә димәгән, эшкә һәм эштән өйгә җәяү кайту да бик әйбәт зарядка,-ди Иске Чүпрәле авылында яшәүче Нурлеҗиган Айметдинова.
-Күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдык, - дип рәхмәт сүзләрен белдерделәр чарада башка катнашучылар да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев