Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә хезмәт ветераны Егор Пантелеймонович Ярухин истәлегенә чаңгы ярышлары узды

Ярышларны ветеранның балалары оештырды.

2023 елның 18 февралендә, шимбә көнен  Чүпрәле районының Яңа Уби авылында чаңгы ярышында катнашкан һәркем күтәренке күңел һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрделәр.

Биредә хезмәт ветераны, элек елларда Чапаев исемендәге колхозын җитәкләгән, озак еллар мал табибы булып хезмәт куйган хөрмәтле авыл хезмәтчәне  Егор Пантелеймонович Ярухин истәлегенә чаңгы ярышлары узды.

Бу көнне чаңгыга  яшь спортчылар, чаңгы шуарга яратучылар һәм әлеге спорт төре белән  профессиональ шөгыльләнүчеләр дә басты.

Ярышны оештыручылар, Егор Пантелеймонович уллары:  Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Россия ветераннары иҗтимагый оешмасының Идел аръягы төбәк бүлеге рәисе урынбасары, тарихчы, эчке эшләр хезмәте ветераны, туган якны өйрәнүче Владимир Ярухин чаңгычыларны һәм җанатарларны сәламләп, спорт бәйрәменнән якты тәэсирләр алуларын, уңышлар теләделәр.

Ярышлар яшь категорияләре буенча төрле дистанцияләрдә үткәрелде. Әйтергә кирәк, трасса текә күтәрелешләре  һәм  кисәк төшү юллары белән катнашучыларны чыдамлылыкта сынады

Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар, грамоталар һәм медальләр, шулай ук төрле сувенирлар һәм бүләкләр тапшырылды.

Алексей Ярухин:

–Безнең әти чаңгыда йөрергә бик ярата иде һәм безне дә кечкенәдән әлеге спорт төренә җәлеп итте. Ул һәрвакыт пөхтә киенеп йөрде. "Кием һәрвакыт чиста, пөхтә, тамак тук булырга тиеш”, дия иде. Бик күп эшли иде. Соң кайта, иртә китә иде. Әти 11 балалы гаиләдә туа. Үзе дә күпбалалы гаилә кора, без  тугызау туганбыз. Шуларның җидесе ир бала. Гаиләдә, әтинең үрнәге көчле булды. Ул исеркеч эчемлекләр кулланырга яратмады, тәмәке тартмады. Без җиде ир туган да беребез дә тәмәке тартмый, барыбыз да армиядә хезмәт иттек, спорт белән шөгыльләнәбез. Авылда да хөрмәтле кеше булды ул, колхоз рәисе булып торганда да эшчеләрнең хезмәтен күрә белде, әле дә аңа рәхмәт укыйлар. Инде берничә ел рәттән без аның балаларын әти истәлегенә чаңгы турниры уздырабыз. Шулай итеп, аның якты истәлеген барлыйбыз, үсеп килүче буында да спортка мәхәббәт тәрбияләргә телибез. Шунысы куанычлы, ярышта катнашырга теләүчеләр елдан-ел арта бара. Әлеге турнир алга таба да дәвам итәр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев