Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 500гә якын яшь чыршы һәм миләш утыртылды

«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 2020 елдан Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә.

Җиңү көне алдыннан Чүпрәле районында «Хәтер бакчасы» акциясе узды. Бүген, 2023 елның 28 апрелендә, Иске Чүпрәле авылының Мәктәп урамында, гади тел белән әйткәндә, «Приказ» буасы территориясендә 500 яшь чыршы һәм миләш утыртылды.
Акция хезмәт коллективларын, волонтерлык отрядлары вәкилләрен ,«Бердәм Россия» партиясенең «Яшь гвардиясен» җыйды. Чарада Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров та катнашты.
- Нәкъ менә шундый кечкенә эшләрдә бөтен ил халкының хәтере яши кебек. Безнең  һәрберебезнең гаиләсендә сугыш геройлары бар, алар турында без бүгенге экологик-патриотик «Хәтер бакчасы» акциясендә катнашып искә алдык. Бүген без 500 яшь үсенте утырттык, Бу Кызыл Армиянең 500 сугышчысына тынычлык, азатлык, зәңгәр күк йөзе өчен шәхси рәхмәт әйтүгә тиң, диде ул.
Моннан тыш, волонтерлар акциядә катнашучыларга Георгий тасмаларын тараттылар.
Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 2020 елдан Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә.  Акция кысаларында ел саен 27 миллион агач утыртыла, шуның белән Бөек Ватан сугышы вакытында бабаларыбызның батырлыклары турында истәлек саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев