Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Ураза Гаете уңаеннан «Гаилә бәйрәме», вәгазь кичәсе узды

Чара бәйрәмнең дәрәҗәсен тагын да күтәрү максатыннан оештырылды.

Бүген, 21 апрель көнне, Ураза Гаете көнне, Чүпрәледә Гаилә бәйрәме оештырдылар. Чара “Чүпрәле” паркында узды.

Бәйрәм көннең икенче яртысында район халкы мәчетләрдә Гает намазларында катнашып, аннан соң кунакларга йөреп, бераз бушагач килә алсын дип махсус эшләнгән иде. Ләкин бәйрәм рәсми рәвештә ачылганчы ук, парк балалар чыр-чуыннан кайнап торды. Биредә балалар өчен атынгычлар, батут зонасы булдырылган иде. Балалар баллы мамык белән дә сыйланды, машиналарда йөрде, кыскасы әти-әниләр аларның теләкләрен  үтәп кенә өлгерде.

Чара Коръән уку белән башланып китте. Район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Илмир Измайлов бәйрәмгә килүчеләрне сәламләп, изге теләкләрен җиткерделәр, Ураза Гаете белән котладылар.

“Бүген Ураза гаете көнне, гаилә бәйрәмен уздыруны максат иттек. Балалар кечкенәдән бәйрәм рухын сизеп үсеннәр дип телибез. Бу бәйрәмгә кемнәр үз өлешен керткән, барысыннан да Аллаһ разый булсын. Шушы бәйрәм күңелле генә үтеп китеп, һәрберебезнең күңелләрендә җылы хисләр генә калдырса иде”, - дип мөхтәсиб изге догаларын җиткерде.

Моннан тыш, бәйрәмнең төп өлеше башлангач, мәчет каршындагы мәдрәсәләргә йөрүче балалар Коръән сурәләре укыды, мөнәҗәтләр башкарды, олылар тарафыннан дини җырлар җырланды. Район мәдәнияте хезмәткәрләре балалар өчен дини темаларга багышланган конкурслар, уеннар оештырды, җиңүчеләргә бүләкләр таратты.

Мәйданның бер почмагында кайнар чәй кайнады, бәйрәм коймагы пеште, пылау әзерләнде. Сый-нигъмәтләрдән барча бәйрәм кунагы авыз итте. Соңыннан балаларга бәйрәм бүләге буларак соклар, шоколадлар, дини китаплар таратылды.

“Дини бәйрәмнәрдә дә менә шундый чаралар оештыру бик мөһим. Алар дини бәйрәмнәргә игътибарны тагын да көчәйтә кебек тоела миңа. Диннән ераграк булган кешеләрнең күңелендә дә ниндидер чаткы уята. Аның әһәмияте бик зур, мондый гаилә бәйрәмнәре кешеләрне үзара якынайта, балаларны рухи яктан тәрбияли”, - дип үз фикерләрен белдерде бәйрәмгә оныклары белән килгән Гөлфәния ханым.

Кичке 5тә исә “Гаилә бәйрәме”нең дәвамы булып, район мәдәният йортында Рамил хәзрәт Юнысовның вәгазь кичәсе торды.

Хәзрәт бүгенге яшьләрнең никахсыз яшәүләре, намаз уку, уразалар тоту, җәннәт һәм җәһәннәм, нәфес һәм башкалар хакында бик үтемле вәгазьләр сөйләде, халкыбызны динебез кушканча яшәргә, балаларыбызны да шушы үрнәктә тәрбияләргә чакырды.

Кичәне йомгаклап, бәйрәмгә кунакка кайткан якташыбыз, Татарстанның халык артисты ИлСаф “Бизмәннәр” җырын башкарды.

ФОТОЛАР

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев