Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә санитар-чистарту айлыгы гөрли

Экология

 

Чүпрәле оешма, учреждение, предприятие хезмәткәрләре язгы чистарту айлыгы кысаларында күркәм эшләр башкара. Аларга мәктәп укучылары да кушылды.

Районда чистарту эшләре кар китүгә үк башланган иде. Ә инде кояш тагын да җылырак карый башлагач чүпрәлеләр буяу, төзәтү эшләренә дә керештеләр. Өмәләр оештырылып район үзәгендәге, авыллардагы парклар чистартылды, Рәшәткәләре,  урнаштырылган бюстлар, техника буялды, яңартылды.

Реклама

Кыш көне бозлы яңгыр урман полосаларындагы агачларны сындырган, бөкләгән иде. Чүпрәлеләр бу көннәрдә әлеге урман полосаларын чистарту эшен дә башкаралар. Район җитәкчелеге бу эшләргә нәтиҗә ясаганда өмәләрнең Иске Чокалы авыл җирлегендә бик әйбәт оештырылуы, авылда булган учреждение хезмәткәрләренең барысының да өмәгә чыгуын билгеләде.

Үзебез яшәгән җир бит! Матур, чиста булса да үзебезнең күзләребезне иркәли, кайтучы-китүче булганда да оят булмый. Шуны аңлап тырышлык куя чүпрәлеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев