Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә РФ Кораллы Көчләре сафларына егетләрне беренче озату чарасы узды

Ватанны саклаучыларны тантаналы озату Петр Дементьев исемендәге паркта узды.

Бүген, 2023 елның 20 апрелендә, РФ Кораллы Көчләре сафларына егетләрне озату чарасы узды.  Язгы чакырылыш кампаниясендә беренчеләрдән  булып Иске Кәкерле авылыннан Данис Азмуханов, Татар Саплыгы авылыннан Иван Алексеев, Алешкин Саплык авылыннан Максим Семенов, Иске Чүпрәле авылыннан Александр Синдюков һәм Зур Аксу авылыннан Кирилл Унисков хәрби хезмәткә киттеләр.

Традиция буенча, егетләрне үгет-нәсыйхәт сүзләре, җылы теләкләр белән озатырга  район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Җәлалов, хакимият вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук туганнары һәм якыннары, дуслары килде.

Айрат Җәлалов булачак хәрбиләргә  уңышлы хезмәт, әйбәт командирлар, тугры хезмәттәшләр һәм, әлбәттә, аларның ныгып кайтуларын, туган ил алдындагы бурычларын  намус белән үтәүләрен теләде. “Чүпрәле егетләре бер вакытта да сынатмады. Сез дә алар үрнәгендә районыбызның, илебезнең горурлыгы булырсыз дип, ышанабыз, туганнарыгыз, якыннарыгыз сезнең белән горурлансын”, диде.

Айрат Җәлалов билгеләп үткәнчә, призывниклар махсус хәрби операциядә катнашу өчен җәлеп ителмәячәк һәм аларның хезмәт итү вакыты шул килеш, 1 ел гына булачак.

Хәер, дога буларак егетләргә юл сәдакалары тапшырылды.

Иске Кәкерле авылыннан Лилия һәм Рамил Азмухановлар:

- Данис безнең икенче балабыз. Мәктәптән соң Ульяновск шәһәрендә юрист белгечлеге алды. Хәзер тыныч күңел күңеле белән Ватанга хезмәт итәргә китә. Беренчебез дә ир-бала, ул да шулай ук хезмәт итте, өйләнде, оныгыбыз туды. Тормыш шулай дәвам итә. Әлбәттә, баланы яныннан җибәрү һәрвакыт авыр, тормышның бер сынавы. Без баы тик яхшыга гына өметләнәбез. Шушы мизгелдән очрашу минутларының тизрәк җитүен көтәбез.

Данисны озатырга сөйгән кызы да килгән иде. Ул егетен көтеп алачагын, исән-имин кайтуын теләде. Данис исә үзе, һәр ир-егет Ватан алдындагы бурычын вакытында үтәргә кирәклеген, үзенең дә моңа әзер булуын искәртте.

Наталия Калашникова, Чуваш Чүпрәлесе авылыннан:

- Туганымның улы Александр Синдюковны озаттым. Аның исән-имин йөрүен телимен. Александрның чын ир-егет булып җитешүе белән горурланам. Безнең гаиләдә барысы да хезмәт иттте, сугышта да булганнар. Бүгенге көндә дә үземнең улым, киявем һәм тагын бер туганымның улы махсус хәрби операциядә катнашалар. Сөйләшеп торабыз, тиздән ялларга кайтуларын көтәбез. Иң мөһиме–исән булсыннар егетләребез, дөньяда тынычлык булсын.

Туганнар, якыннар белән саубуллашу өчен берничә минут вакыт бирелде. Аннан соң егетләр автобуска утырып, җыелу пунктына юл тоттылар. Хәерле юл, Сезгә егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев