Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Равил хәзрәт Зөфәров катнашында район ифтары узды

Ел саен Рамазан аенда район ифтарын үткәрү күркәм гадәткә әверелде.

Рамазанның 28 нче көнендә (19 апрельдә) Чүпрәле районында 100ләп кеше катнашында район ифтары узды, аны район башлыгы Марат Гафаров, мөхтәсибәт, шулай ук иганәчеләр Айрат Усманов, Ринат Сәнатуллин, Илмир Мәхмүтов оештырды.  Рамазан аенда ураза тотучы дин кардәшләрнең шатлыгын уртаклашырга ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров килде. Шулай ук кичке ашка хуҗалык җитәкчеләре Барис Гафуров, Равил Бикчуров, ифтар иганәчеләре, имам-хатыйблар, авыл җирлекләре башлыклары, хатын-кызлар һәм ураза тотучы чүпрәлеләр җыелды.

Ифтар Коръәннән аятьләр уку белән башланды. Мәҗлескә килүчеләрне сәламләп, район башлыгы Марат Гафаров мөселманнарны Рамазан ае белән котлады. Рамазан ае рухи чистарыну, көчләрне һәм мөмкинлекләрен сынау вакыты булып тора, диде.

   - Бу изге мәрхәмәтле айда һәр мөселман мөмкин кадәр күбрәк игелекле эшләр башкарырга ашыга. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларны кабул итсен, сәламәтлек һәм иминлек белән бүләкләсен, – дип теләде мәхәллә халкына  район башлыгы.

Равил хәзрәт Зөфәров Рамазан аеның соңгы көннәрендә билгеләп үтелә торган Кадер киченең, гомумән Рамазан аеның абруе турында вәгазь сөйләде.

–Рамазан ае-Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу ае, әмма бу айдан соң да гыйбадәт кылуларны калдырырга ярамый. Динебез кушканча яшәп, күркәм гадәтләребезне саклап, белемнәрегезне һәм фикерләрегезне, җаныгызны һәм хисләрегезне камилләштерегез. Рамазан – начар гадәтләрдән арыну һәм игелекләр кылу  өчен искиткеч мөмкинлек. Рамазан ае йортларыбызга  тынычлык, канәгатьлек һәм җаннарыбызга канәгатьлек китерсен,-дип мөрәҗәгать итте Равил хәзрәт Зөферов.

Ахшам намазы вакыты җиткәч, Равил хәзрәт җитәкчелегендә бердәм догалар укылды, шуннан соң, мул табыннар артында авыз ачуга керештеләр.

Районның имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов ифтарны әзерләүдә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.

-Мөселманнарның елдан-ел ислам традицияләрен тотуы, ураза тотуы, шул исәптән район дәрәҗәсендәге күп кенә җитәкчеләр, яшьләр, район мәчетләрендә коллектив ифтарлар уздырылуы, мәхәллә кешеләренең таравих-намазларга йөрүе сөендерә, дип билгеләп үтте мөхтәсиб. - Бүген кичке аш вакытында безнең белән бергә эре авыл хуҗалыгы җитәкчеләре Барис Гафуров,Равил Бикчуровның булуы да куандыра. Әлеге җитәкчеләребез район икътисады үсешендә генә түгел, динебез юлында да игелекле гамәлләр башкаралар. Үткән ел Кече Чыны авылында Барис Гафуров ярдәме белән бер мәчет төзекләндерелсә, быел икенчесе, Зур Чынлы авылында да Равил Бикчуров ярдәме белән мәчет төзекләндерелә.  

Данир хәзрәт район башлыгына, хуҗалык җитәкчеләренә  хезмәттәшлек һәм игелекле гамәлләре өчен рәхмәт белдерде, Аллаһы Тәгаләнең аларга барлык эшләрендә  һәм башлангычларда ярдәм итүен, гаиләләренә иминлек, исәнлек теләде.

Ифтар мәҗлесе вакытында  чыгыш ясаучы имам-хатыйблар да Рамазан ае белән мөселман райондашларны котладылар, сәламәтлек, уңышлар теләделәр, шундый мәҗлес оештыручыларга рәхмәтләр әйттеләр.

ФОТОЛАР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев