Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә язгы чакырылыш мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды

2023 елның 1 апреленнән Россия Федерациясендә Оборона министрлыгы тарафыннан язгы чакырылыш башлау планлаштырыла

Бүген, 2023 елның 20 мартында, Чүпрәле районы Башкарма комитетында чакырылыш комиссиясе рәисе-Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов җитәкчелегендә РФ Кораллы Көчләре сафларына язгы чакырылышны оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды.

Киңәшмәдә Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, Чүпрәле районы прокуроры Олег Гайнетдинов, авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук хокук саклау структуралары вәкилләре катнашты.

Буа һәм Чүпрәле районнарының хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин билгеләп үткәнчә, 2023 елның 1 апреленнән Россия Федерациясендә Оборона министрлыгы тарафыннан язгы чакырылыш башлау планлаштырыла. Язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

–Россия тарихында РФ Кораллы Көчләре сафларына чакырылыш вакыты бер тапкыр гына, үткән елның көзге кампаниясендә РФ Президенты тарафыннан игълан ителгән өлешчә мобилизация сәбәпле күчерелде. Агымдагы елда чакырылыш 1 апрельдән булыр дип көтелә. Март ахырына кадәр бу хакта  РФ Президентының  Указы басылып чыгачак. Гадәттә, 1 апрельдән барлык хәрби комиссариатлар РФ Кораллы Көчләре сафларына чакырылучыларны кабул итә башлаячак. Чүпрәле районында чакырылыш комиссиясе эше 10 апрельдән башланып, берничә көн дәвамында эшләячәк. Солдатларны беренче озату агымдагы елның апрель уртасында планлаштырыла", - диде Радик Төхфәтуллин.

Хәрби комиссар призыникларның кайнар нокталарга озатылмаячакларын белдерде. Хәрби хезмәткә чакырылучылар барысы да илебез  территориясендәге хәрби частьларда хезмәт итәчәк.

Радик Төхфәтуллин,  шулай ук,  контракт буенча хәрби хезмәткәрләр җыю тәртибе турында да мәгълүмат җиткерде.

–Татарстан Республикасы Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссариаты 60 яшькә кадәрге ир-атларны контракт буенча хәрби хезмәткә чакыра. Контракт төзүчеләргә бер тапкыр 195 мең сум акча түләнәчәк.  Айлык акчалата тәэмин итү 150 мең артык  сумны тәшкил итә. Моннан тыш премияләр, өстәмә түләүләр билгеләнә, аерым ташламалар бар. Контракт 11 айга төзелә,-диде ул.– Барлык сораулар буенча Буа һәм Чүпрәле районнарының хәрби комиссариатына 8 (84374) 3-19-80 телефоны буенча һәм Чүпрәле районында хәрби комиссариат вәкиле 8 (84375) 2-23-09 (Нуршат Салихова) телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Эш киңәшмәсенең көн тәртибе кысаларында авыл җирлекләре башлыкларына урыннарда яшьләр һәм аларның гаилә әгъзалары белән хәрби комиссариатка чакыру белән бәйле чараларга килү кирәклеге турында мәгълүматларны активлаштыру бурычы йөкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев