Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә “Ел тәрбиячесе – 2023” бәйгесенең район этабы узды

Җиңүчеләрне район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Халитов тәбрикләде.

2 санлы «Әкият» балалар бакчасына тәрбиячеләр һөнәри осталыкларын күрсәтергә җыелды. Биредә “Ел тәрбиячесе – 2023” бәйгесенең район этабы узды.

Тәрбиячеләр алдан әзерләгән презентацияләре аша үзләре белән таныштырды, тормышка, балаларга hәм сайлаган һөнәрләренә мөнәсәбәтләрен күрсәттеләр. Аннан соң алар балалар белән төрле чаралар үткәрде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча 1 урынга “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Әлфия Айнуллова,  2 урынга шушы ук бакча тәрбиячесе Альбина Сабирова, 3 урынга “Әкият” балалар бакчасыннан Гөлия Нуретдинова һәм “Туган телдә тәрбия һәм белем бирү төркеме тәрбиячесе” номинациясендә Чуваш Бизнәсеннән Галина Гуряшкина лаек булды.

Җиңүчеләрне район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Халитов тәбрикләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев